Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез “Әлки хәбәрләре”нә язылдыгызмы әле?

2019 елның икенче яртысына матбугатка язылу дәвам итә. Район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова әйтүенчә, соңгы вакытта бу эш шактый активлашкан. Бу подписка ункөнлегендә газета-журналларга ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлеге тудырылу белән дә бәйле. Матбугатка яздыру буенча аеруча нәтиҗәле эшләүче элемтә бүлекчәләре бар. Әйтик, Борискино, Карга, Яңа Салман, Иске Матак почта бүлекләрендә подписка планының яртысыннан артыгы үтәлгән. Бүген районда “Әбүнәче көне” үткәрелде. Почтаның матбугатка язылу бүлегендә иртәдән аерым бер җанлылык күзәтелде. Бу көнне газета-журналларга язылучыларга бүләкләр дә бирелде. Базарлы Матак почта элемтәсе бүлекчәсе Ирина Нуртдинова “Әбүнәче көне”ндә район үзәгендә 150 кешенең “Әлки хәбәрләренә” подписка рәсмиләштерүен хәбәр итте. Ә сез район газетасына язылдыгызмы әле?

Владимир Гарсков, хезмәт ветераны, Садиково авылы:

“Әлки хәбәрләре”нә мин әллә кайчан язылып куйдым инде. Гомумән, бер генә тапкыр да район газетасына язылмый калганым юк. Газета килгәнне түземсезлек белән көтеп алам, аны башыннан ахырынача (от корки до корки) укып чыгам. Анда минем өчен бөтен нәрсә кызыклы. Кайсы авылда ниләр эшләнеп ятканны беләсең, таныш исемнәрне очратасың. Газета битләрендә районның бөтен тормышы яктыртыла бит.

 

Хәйрия Гатауллина, пенсионер, Иске Камка авылы:

–Газета укырга бик яратабыз. Шуңа подписка чоры башлануга язылып куябыз. Быелның икенче яртыеллыгына күптән язылдым инде. Республика басмаларын әле берсен, әле икенчесен алдырсак та, “Әлки хәбәрләре” – даими укый торган газетабыз. Почта килгәч, ирем Сәгыйть аны беренче үзе укып чыга, аннан соң гына миңа бирә. Мин дә бер хәбәрен дә калдырмыйча йотлыгып укыйм. Район яңалыкларын, кешеләр турындагы язмаларны гына түгел, котлау-белдерүләрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Белдерүләр дә бик кирәк, шул газета игъланы буенча ел да терлекләргә бөртек сатып алабыз.

 

Флера Сабирова, хуҗабикә, Базарлы Матак авылы:

–Мин озак еллар авыл җирлеге башкарма комитетында әйдәүче белгеч булып эшләп ялга чыктым. Базарлы Матакта яши башлавыбызга 42 ел. Шушы вакыт эчендә бер генә мәртәбә дә район газетасына язылмый калганыбыз юк. Почтальон китерүгә, мин аны бер тында укып чыгам. Нинди язмалар бар – барысы да кызыклы, кинәнеп укыйм.  Газета бит ул – тормышның чагылышы. Аны укып сөенәсең дә, гыйбрәтләнәсең дә, файдалы мәгълүмат та аласың. Район газетасын өйләренә алдырмаучыларга исем китә. Әле менә ун көн дәвамында ташламалы бәядән язылырга була, бу да бик яхшы.

 

Николай Ирдинкин, ДЮСШ тренеры, Иске Матак авылы:

–Без бала чакта әти-әниләр район газетасын гел алалар иде, үзебез дә “Әлки хәбәрләре”нә һәрдаим язылабыз. Мин анда бөтен нәрсәне игътибар белән укыйм, ә спорт турындагы язмалар бигрәк тә кызыклы. Икенче яртыеллыкка газетага язылып куйдык инде. Газетаның күләме зур булмаса да, ул халыкка бик күп мәгълүмат җиткерә. Алга таба да язылырбыз, укырбыз.

 

Сөләйман Шакиров, хезмәт ветераны, Казан шәһәре:

–Мин газеталарсыз тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Инде тугызынчы дистәне вакласам да, әллә ничә газета яздырып алам, үзем дә мәкаләләр язып торам. Шөкер, язмаларым әледән-әле “Әлки хәбәрләре”ндә дә дөнья күрә. Кызганыч, Казанда район газетасын яздырып алып булмый. Элегрәк бер туганыбыз “Идел-Пресс”та эшләде, ул миңа “Әлки хәбәрләре”н алып кайткалый иде. Хәзер инде туган авылым Төгәлбәйга кайткач кына укыйм район газетасын. Газета-журнал уку ул якын дустың, сердәшең белән 

очрашып аралашу шикелле. Ул кешенең рухын баета, җан азыгы бирә, кирәкле, файдалы мәгълүматлар табарга ярдәм итә. Газета белән дус кеше киң карашлы, белемле була.

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев