Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сез үзегезнең мәктәптәге чыгарылыш кичәсен хәтерлисезме?

Коронавирус пандемиясе мәктәпләр тормышына шактый үзгәрешләр кертте. “Соңгы кыңгырау” да быел мәктәптә түгел, өйләрдә яңгырады. Иң истәлекле бәйрәмнәрнең берсе –чыгарылыш кичәләренең ничек узасы да әле билгеле түгел. Ә сез үзегезнең мәктәптәге чыгарылыш кичәсен хәтерлисезме?

Дания Җәләлетдинова, пенсионер укытучы, Иске Салман авылы:

–Чыгарылыш кичәләре онытыламыни?! Яшьлекнең шатлыклы, бәхетле мизгелләре булып гомер буе күңел түрендә саклана ул хатирәләр. Мин Алпар урта мәктәбен 1970 елда тәмамладым. Ул елгы чыгарылышта 45 укучы идек. Спортзалда үзебез өстәлләр әзерләдек, әти-әниләрне, укытучыларыбызны чакырдык. Бәйрәмгә үзебез җыйган чәчәк бәйләмнәрен тотып, матур итеп киенеп килдек. Тантаналы төстә аттестатлар тапшыру, котлаулар, җыр-биюләр,  фотога төшүләр – бик күңелле дә, бераз моңсу да булды ул кичә. Аннары сабакташлар белән мәктәп бакчасына чыгып, сөйләшеп-серләшеп утырдык. Ул яшь, матур чакларны бүген фотокарточкалардан карап юанабыз. Ул чыгарылыштан без дүрт кеше вузларга кердек. Мин Алабуга педагогика институтын тәмамлап, юллама буенча Иске Салманга кайттым,гомер буе балаларга физика-математика укыттым.

 

Виктор Глухов, ветеран укытучы, Сихтермә-Хузангай авылы:

–Сихтермә урта мәктәбен мин 1967 елда тәмамладым. Ике чыгарылыш сыйныфында 24 укучы иде. Безнең мәктәпкә  күп тирә-күрше авыллардан да килеп укыдылар. Мәктәпнең ул чактагы иске бинасының химия кабинетында  өстәлләр әзерләвебез, бәйрәмчә киенеп тантанага килүебез, дулкынланып аттестатлар алуыбыз кичә генә булгандай хәтердә. Мәктәптәге кичәдән соң бергәләшеп Бавар елгасы буена киттек, шунда таңны каршыладык. Андагы шатлык, күтәренкелек, җырлашу, биюләр...

Ныклы белем, тәрбия, тормышка юллама биргән мәктәп еллары гел сагындырып искә төшә. Безне бик әйбәт педагоглар укытты. Алар үз эшләренең осталары, фанатлары иде.  Белем бирү белән бергә, спортка мәхәббәт уяттылар, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләделәр. Мәрхүм Дмитрий Ярославлев үткәргән физкультура дәресләре гел истә. Гимнастика, футбол белән аеруча яратып шөгыльләнә идек. Базарлы Матак мәктәбенең футбол командасы белән очрашулар үткәрүне гадәткә керттек. Безнең чор яшьләре бик максатчан, тырыш, белемнәр үзләштерүгә омтылышыбыз искиткеч көчле иде. Үзебезнең чыгарылыштан алты кеше вузларга керде. Ул чакта институтларга керү ансат түгел, конкурслар бик зур була иде. Берничә ел элек туган мәктәбебездә чыгарылышыбызның 50 еллыгын үткәрдек. Тик менә сафларыбыз бик сирәгәйгән инде...

 

Нина Агапова, гаилә фермасы башлыгы:

–Мин Менделеев районының Иске Тришкино авылында туып үстем. Шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамладым.  Чыгарылыш кичәбез дә бик истә. Урманнан чәчәкләр җыеп кайтып, матур итеп киенешеп мәктәпкә җыелдык. Без, кызлар, чыгарылыш кичәсенә күлмәкләрне махсус тектердек. Һич онытмыйм, өчебезнең күлмәкләре алсу төстә, ә бер кызныкы зәңгәр иде. Әти-әниләр, укытучылар белән бергә кичәбез бик күркәм узды. Шатлыклы да, моңсу да булды. Аннан соң мин Менделеевскиның 2 нче номерлы мәктәбендә урта белем алдым. Анда да чыгарылыш кичәсен бик күңелле итеп үткәрдек. Мактанып әйтүем түгел, ул чыгарылышта мин берүзем алтын медальгә лаек булдым. Укытучыларым педагог профессиясен үзләштерергә дә  кыстаганнар иде. Ә мин  авыл хуҗалыгы институтын сайладым, икътисад факультетына кердем. Шуны да әйтим әле, мин авылда да, Менделеевскида да татар сыйныфында укыдым. Бу миңа рус телен үзләштерергә дә, үзем теләгән белгечлекне алырга да һич комачауламады. Киресенчә, республиканың ике дәүләт телен дә яхшы белү миңа һәрчак ярдәм итә.  

 

Фәргать Әкбәров, Иске Камка авыл җирлеге башлыгы:

–Мин 1981 елны Иске Камкада сигезьеллык мәктәпне тәмамладым. Аннан соң Алпар мәктәбендә укып урта белем алдым. Чыгарылыш кичәләре бүгенгедәй хәтеремдә. Иске Камка мәктәбен без 13 кеше тәмамладык. Класста өстәлләр әзерләп, башта әти-әниләр, укытучылар белән күңелле итеп утырдык. Аннан соң сыйныфташлар белән мәктәп бакчасына чыктык. Йөздән артык алмагач үскән бик матур бакча иде ул безнең. Анда таңга кадәр сөйләшеп, җырлашып утырдык. Ә Алпар мәктәбендә без ике сыйныф – 48 егет һәм кыз укып чыктык. Бәйрәмчә киенеп, костюм, галстуклардан саубуллашу кичәсенә җыелуыбыз әле дә күз алдымда. Тантаналы өлеш мәктәптә булды, ә аннары җыелышып болынга чыктык, анда бәйрәм иттек. Бик күңелле булды. Бергә укыган иптәшләр онытылмый, камкалы сыйныфташлар белән биш ел саен очрашып торабыз. Шунысы кызганыч, классыбыздан ике кеше мәрхүм инде.

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев