Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Сезгә коррупция фактлары белән очрашырга туры килгәне булдымы?

​​​​​​​Сезгә коррупция фактлары белән очрашырга туры килгәне булдымы? Әлеге яман күренешкә каршы нинди юллар белән көрәшергә кирәк дип саныйсыз?

 

Алина Садиванкина, Иске Хурада авылы мәдәният йорты директоры:
– Шөкер, коррупция белән очрашырга туры килгәне юк. Ничек көрәшергә дигәннән, минемчә, һәркем үзеннән башларга ти-еш. Ришвәт бирмәскә дә, алмаска да, дигән принцип белән яшәргә. Үз хокукларыңны яхшы белеп, аларның үтәлүен таләп итсәң, бернинди чиновник та гозереңне үтәмичә кире бора алмас.

Николай Свилин, эшче, Демидовка авылы:
– Коррупция турында ишетеп кенә беләм, үземә очрашырга туры килгәне юк. Ришвәтчелек, әлбәттә, ил үсешенә, кешеләр тормышына бик зур зыян салучы яман күренеш. Бөтен халык бергәләп тотынганда гына аның тамырын корытып булачак дип уйлыйм.

Мәсгуд Камалов, “Татэнергосбыт” АҖ инженеры:
–Коррупция җәм-гыятькә искиткеч күп зыян салучы хурлыклы күренеш. Ул дәүләтебезнең нигезен какшата, теләсә кайсы тармакның үсешен тоткарлый. Үземә очрашырга туры килмәсә дә, ришвәтчелек фактлары турында ишеткән саен күңелдә андыйларга карата нәфрәт уяна. Кайвакыт, законнарны кырысландырырга кирәк, дигәнне ишетәсең. Минемчә, бу юл белән генә коррупциядән котылып булмаячак. Моның өчен аңыбызны, менталитетыбызны үз-гәртергә кирәк. Бүген иң мөһиме – яшь буында кечкенәдән коррупциягә түзеп тора алмаучанлык тәрбияләү. Бөтен өмет яшьләрдә.

Фәнүзә Нотфуллина, Югары Әлморза мәктәбе директоры:
– Безнең буын нигездә үз белеменә, үз көченә һәм тырышлыгына таянырга күнеккән. Ришвәтчелек белән очрашкан юк, бу безгә ят һәм күңел кайтаргыч күренеш. Илебездә коррупциянең киң таралуы, әлбәттә, зур борчу уята. Минемчә, аңа каршы көрәшне югарыдан башларга кирәк. Зур урыннардагы кайбер чиновникларның чәчләрне үрә торгызырдай суммалы ришвәтләр белән эш итүен ишетү күңелдә нәфрәт уята. Коррупциянең тамырына балта чабылса, бихисап табигый байлыкларга ия илебез дөньяда иң чәчәк аткан дәүләтләрнең берсе булыр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев