Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сезнең быел бәрәңгегез уңдымы? Райондашларга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Бәрәңгене халыкта “икенче икмәк” дип юкка гына атамыйлар. Ул иң авыр вакытларда, сугыш елларында кешеләрне ачлыктан коткарган, бүген дә “йомры гәүдәле” табыннардан төшмәүче тәмле ризык.

Авылларда хәзер мәшәкатьле дә, күңелле дә көннәр – муллык чоры, бәрәңге алу вакыты. Хәер, күп гаиләләр бу эшне төгәлләгән, икенче икмәкне җыеп алып урнаштырган инде. Ә сезнең быел бәрәңгегез уңдымы? Райондашларга  шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 

Нина Савенкова, пенсионер, Иске Тумба авылы:

–Бәрәңгене август ахырында алып бетердек. Уңыштан зарланырлык түгел, мул, әйбәт. Узган елгы кебек ишелеп уңмады, билгеле, анда бит бәрәңге күплектән җир өсте дә күренми иде. Әмма без быел да бик канәгать. Ел да аны күп итеп, 20 сутыйлы бакчаны тутырып утыртабыз. Уңышны бакчада ук симәнәгә, эресен, вагын аерып урнаштырабыз, саклауга базга салабыз. Сатканыбыз юк, үзебездән артканын терлеккә ашатабыз. Малларны, бигрәк тә дуңгызларны күп асрыйбыз. Бәрәңгедән ничек мул уңыш алырга, дисезме? Җәй буе аны көчеңне кызганмый тәрбияләргә кирәк. Бакчаны без тирес белән ашлыйбыз. Бәрәңгене апрель азагында утыртабыз. Чүбен гел утап торабыз, колорадо коңгызына каршы һәрчак чәчәк атканчы эшкәртәбез. Утырту да, төбенә өю дә, алу да – кул көче белән. Орлыкны һәр өч ел саен алыштырып торырга тырышабыз. Әле соңгы тапкыр Ульяновскида, Нурлатта яшәүче туганнар белән алыштырдык. Безнең сыналган, әйбәт сортларыбыз бар. Кызыл һәм сары бүлбеләр – исемнәрен белмим, әмма ел ничек килсә дә яхшы уңалар. Хәзер ризыкның ниндие генә юк, әмма бәрәңге барыбер иң тәмле сый булып кала. Бәрәңге булып торсын! Алай да киләсе елларда азрак утыртырбыз дип торабыз. Яшебез олыгая, ә бәрәңгене тәрбияләү күп көч сорый.

 

Айрат Лотфуллин, журналист, Базарлы Матак авылы:

–Быел безнең бәрәңге уңышы бик яхшы булды. Табигать эшләр өчен көннәрне дә бирде – узган ялларда җылыда, корыда рәхәтләнеп алдык икенче икмәкне. Дөрес, казырга җир катырак булды. Өч капчык утырткан идек, 30 капчык җыеп алдык. Эреләре, уртачасы 22 капчык булды, калганнары вак-төяк, киселгәне. Аларын ашатырга дип әниебез үрдәк алырга җыена хәзер.

 

Әлфия Саттарова, укытучы, Әхмәт авылы:

–Елына күрә әйбәт чыкты бәрәңге. 10 сутый җирдән 50 капчык эреләрен, 6 капчык  вак-төяген җыеп  алдык. Безнең бакчабыз бик зур. Элек шуны тутырып чәчә, артыгын сата идек. Бер алганнар гел сорап киләләр иде. Былтыр бәрәңге күп булгангадырмы, сорау булмады, халык уңышны ничек урнаштырырга белми аптырады. Шуңа быел җиребезнең яртысына гына утырттык. Билгеле, безнең өчен монысы да бик күп. Туганнарга күчтәнәчкә дә таратабыз, ә күбесен инде мал-туарга ашатабыз. Хуҗалыгыбыз зур, өч савым сыеры, үгезләр, каз-үрдәк, бройлерлар асрыйбыз. Сыерга бәрәңгене чи килеш турап бирсәң, сөтен арттыра. Ә кош-кортка пешереп, фураж белән кушып ашатабыз. Бәрәңге үстерү мәшәкатьле дә, хәзер инде кул көчен күп җирдә техника алыштыра бит. Безнең авылда  “копалка”лы трактор бар. Бәрәңгене утыртканда да шуннан файдаландык, ул буразналарның төбенә дә өя, бик сыйфатлы итеп казып та чыгара. Кыскасы, техника шактый ярдәм итте. Инде җыеп алынган бәрәңге, яшелчәләр уңышын иминлектә файдаланырга, рәхәтен күрергә язсын.

 

Римма Карманаева, пенсионер, Югары Матак авылы:

–Бездә бәрәңге уңышы әйбәт. Үзебездә дә, күрше-тирәләрдә дә шулай. Бәрәңгене күп утыртабыз, 25 сутый тирәсе. Бакчабыз зур, җирне буш калдырасы, чүп үлән үстерәсе килми. Бакчабыз уңдырышлы, ел да тирес, черемә кертеп торабыз. Бәрәңгене мул алыйм дисәң, аны җәй буе карарга-тәрбияләргә кирәк – алабута үстермәскә, вакытында төбенә өяргә, колорадо коңгызына үрчергә ирек бирмәскә. Утыртуны да, казып алуны да кул көче, көрәк белән башкарабыз. Хезмәт куйгач, нәтиҗәсе дә була – бер елны да бәрәңгесез калганыбыз юк. Үзебезгә дә, балаларга да җитә, терлеккә дә ашатабыз. Сыер да, дуңгызлар да, кош-корт та асрыйбыз. Маллар өчен азык чөгендере, кабак та үстерәбез әле. Безнең авылда халык эшчән – бәрәңгене дә, башка яшелчәләрне дә бакча тутырып үстерәләр. Еллар имин булсын, киләсе елларга да матур җәйләр килеп, мул уңыш үстереп алырга насыйп булсын.

 

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев