Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең өйгә яктылыкны без бирәбез!

.

Татарстан энергетикларының төп вазыйфасы – республиканың алгарышлы социаль-икътисадый үсеше максатында кулланучыларны ышанычлы, сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү, предприятиеләрнең һәм оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге, халыкның уңайлы һәм хәвефсез тормыш-яшәеше өчен шартлар тудыру.

Аеруча зур игътибар таләп итүче мәсьәләләрнең берсе – электр энергиясен тапшырганда югалтуларны киметү. Аларны бөтенләй булдырмау мөмкин түгел – физика законнары шундый. Әмма бу технология чыгымнары билгеле бер нормадан артырга тиеш түгел. Татарстан энергетиклары моңа чараларның тулы бер системасы һәм югары технологияләр ярдәмендә ирешәләр. Ваклап сату базарында электр энергиясенең сыйфатын һәм аны исәпкә алуны контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасын төзү программасы гамәлгә ашырыла: шәхси өйләр, күп фатирлы йортлар һәм кече бизнес объектлары “акыллы” счетчиклар белән тәэмин ителә, алардан мәгълүматлар турыдан-туры белгечләрнең эш урыннарына тапшырыла, бу исә челтәр узелларындагы балансларны тизрәк һәм төгәлрәк контрольдә тотарга ярдәм итә.

Электр энергиясен урлау мәсьәләсе энергетиклар өчен һәрчак актуаль.

Энергияне урлауның киң таралган ысулларыннан берсе – электр челтәренә рөхсәтсез, энергия куллануны исәпкә алмыйча тоташу. Электр энергиясен сату-алу килешүе төземичә куллану дигән сүз бу. Мондый “үзешчәнлек” хәсрәт-абонентларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырга,  янгын чыгарырга, ток сугу аркасында кешенең имгәнүенә һәм хәтта үлеменә китерергә мөмкин. Ә бит электрга законлы тоташканда, әгәр кулланучы ташламалы категориядә булса (беренче тоташу, 15 киловаттка кадәр), андыйларны нибары 550 сумга электрга тоташтыралар, калган чыгымнарны челтәр оешмасы күтәрә. Моның өчен кулланучыга техник шартларны алырга һәм үтәргә, ә энергетикларга җиһазларның әзерлеген тикшереп, аларны технология таләпләрен үтәп тоташтырырга кирәк була.

Энергия урлауның икенче киң таралган ысулы – кулланылган электр энергиясен исәпкә алу схемасын бозу (исәпсез куллану). Мондыйлар  нинди генә хәйләгә бармыйлар: әби-бабайлардан калган, исәп приборларын (пломбаларны, визуаль контроль билгеләрен) примитив бозуга корылган ысуллардан башлап, хәзер модага кергән, счетчик белән ерактан торып  эш итәргә мөмкинлек бирүче пультлы счетчикларга кадәр эшкә җигәләр. Әмма энергетикларга “үз чыгымнарын оптимальләштерергә” теләүчеләрнең барлык бу хәйләләрен ачыклау авыр түгел.

Башка “эконом-чараларны” үз иткән (исәп приборларының югалуы яисә төзексезлеге хакында дәшми калучыларга да кагыла бу) абонентларга килгәндә, андыйларны балансны чагыштырып ачыклыйлар. Безнең һәр зонада үз структурабыз булдырылган, ул куллануның даими мониторингын алып бара, зур югалту чыганакларын ачыклый.

Әлки район электр челтәрләре персоналы, кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, законсыз гамәлләр кылмаска, исәп приборлары эшенә катышмаска чакыра!  Электр энергиясен куллану тәртибен бозган өчен җаваплылык Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 ел 4 маенда кабул ителгән “Электр энергиясен ваклап сату базарларының эше, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яисә) өлешчә чикләү турында” 442 нче карарында билгеләнгән.

Электр энергиясен исәпләү приборларын урнаштыруга, аларга хезмәт күрсәтүгә, алыштыруга кагылышлы барлык эшләрне бу өлкәдә җитәрлек хезмәт  тәҗрибәсе булган югары квалификацияле белгечләр башкарырга тиеш. Электр счетчиклары эшендә проблемалар чыкмасын өчен анда үз белдегең белән берни дә эшләргә ярамый. Контрольлек итүче оешмалар вәкилләре белән аңлашылмаучылык чыкмасын дисәң, пломбаларга да кагылмаска кирәк. Челтәр оешмасы шуны да искәртә: ул кулланучыларның электр энергиясе бирүне исәпкә алу тәртибен билгеләүче килешүләрне ни дәрәҗәдә үтәвен, шулай ук  кулланучыларның электр энергиясен файдалануының нигезле булуын тикшереп торырга хокуклы.

Энергетиклар үз бурычларын яхшы беләләр һәм аны үтәргә һәрвакыт әзерләр. Безнең һәркайсыбыз теләсә кайсы вакытта диспетчер сигналы буенча үз эшләрен онытып хезмәткә чыгарга әзер. Компания ирешелгәннәрдә туктап калмас, алда әле яңа юнәлешләрне үстерү белән бәйле эшләр бик күп.

А... Сәгъдиева,

Әлки район электр челтәрләре инженеры.

 

Сүз уңаеннан:

Компаниядә төзелгән кулланучылар белән эшләү пунктларының (ПРП) эшчәнлеге электр челтәрләренә технологик тоташу, кулланучыларны электр белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелә. Алар “бердәм тәрәзә” принцибы буенча – дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-13.00 сәгатьләрдә –эшлиләр. Моннан тыш, Сез 2-11-50, 2-03-28 телефоннары яисә контакт-үзәкнең тәүлек әйләнәсе эшләүче бушлай 8-800-2000-878 телефоны буенча сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итә, шулай ук электр энергиясен урлау фактлары яисә килеп туган авария ситуациясе хакында хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев