Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Шартлаган блок янында эшләдем”, ди чернобыльче Мөстәкыйм Мисбахов

26 апрельдә Чернобыль атом электр станциясендә коточкыч авария булуга 35 ел тула.

  Бу һәлакәт атом-төш энергетикасының бөтен тарихында шуның нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зарар күргән кешеләр саны буенча да, икътисадый зыян буенча да иң эреләрдән санала. Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә радиация элекке СССРның 9 миллионнан артык кеше яшәгән 150 мең квадрат километр мәйданын (Украина, Белоруссия, Россия) каплады. Россиядә Чернобыль һәлакәтеннән 3 миллионга якын кеше яшәгән 17 өлкә зарар күрде. Коточкыч авария нәтиҗәләрен бетерү дүрт елга сузылды. Моның өчен бөтен Советлар Союзыннан 800 меңнән артык кеше җәлеп ителде. Алар арасында безнең райондашларыбыз да бар иде. 

 

“Хәрби җыенга, дип озаттылар”
Бүген районда радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 13 кеше яши. 
Чуаш Кичүе авылында яшәүче Мөстәкыйм Мисбахов – Чернобыль АЭСындагы фаҗига аркасында иң зур зарар күргән райондашларыбызның берсе. 
Аны 1986 елның август ахырында совхозда тракторчы булып эшләп йөргән җиреннән хәрби комиссариатка чакырып алалар. “Әзерлән, иртәгә хәрби җыенга китәсең”, диләр. Бу вакытта аңа 36 яшь була. Әтиләрен өйдә хәләл җефете Руфия,  9 һәм 4 яшьләрдәге улы белән кызы озатып кала.
Республика буйлап шактый күп җыелган ир-егетләрнең беришен Казаннан кире өйләренә кайтарып җибәрәләр. Нинди принцип буенча сайлаганнар? Кем белсен. Хәер, авария булган урынга эшкә ким дигәндә ике балалары булган ирләрне юллаганнар, дип тә әйтәләр.
Казаннан аларны Тоцк шәһәренә озаталар. Анда айга якын укыталар,  С-130 бульдозерында эшләү күнекмәләре бирәләр. Шуннан соң Киев өлкәсенең Иванковский районына килеп төшәләр. 
–Тоцкидан һәркайсыбызга икешәр капчык кием – радиация белән зарарланган урыннарда эшләүчеләр өчен махсус комбинезоннар биреп җибәрделәр. Черемушко дигән авыл янына урнаштык. Бу авыл уртасыннан Белоруссия белән Украина чиге үтә, диделәр. Авыл читендә зур гына палаткалар шәһәрчеге иде. Тулы бер полк шунда яшәде.  Палаткаларда ике катлы ятаклар, 36 кеше шундый бер чатырда тордык,–дип искә ала Мөстәкыйм ага. 
Палатканы тимер мичкә утын ягып җылытканнар. Полкта күбесенчә Башкортстаннан, Себердән килүчеләр хезмәт иткән, шуңадыр, аны Себер полкы дип атаганнар. 

 

Үле шәһәр, кешесез урамнар
Шартлау булган АЭС тирәсендәге 30 километрлы зонага эшләргә китерелүчеләрне үзара “партизаннар” дип атый торган булганнар. Мөстәкыйм абый һәм иптәшләре нигездә туфракны радиация калдыкларыннан тазарту белән шөгыльләнәләр – махсус көрәкләр белән җирнең өске катламын алып, машиналарга төяп күмү урыннарына озаталар. Өсләрендә махсус кием булган булуын, әмма авыз-борыннарын марля-мамыктан эшләнгән битлек кенә каплап торган. 
Өч көн Припять шәһәрендә эшлиләр Мөстәкыйм абыйлар. Радиация калдыклары зиратына әйләнгән, кешесез калган “үле” шәһәр бу.
–Гөлбакчадай матур бу кала әле дә күз алдымда,–дип сөйли Мөстәкыйм ага. –Андагы чәчәкләр, йодрык-йодрык кып-кызыл алмалардан сыгылып торган алмагачлар... Әмма буп-буш, кешесез, шомлы... Бөтен нәрсә шул килеш калган, бер җан иясе юк. Ничектер балалар бакчасы булган бинага кергән идек. Җиһазлар, уенчыклар, хезмәткәрләрнең документларына кадәр шунда. Шәһәр үзе Припять елгасы буенда урнашкан. Якында гына нарат урманы. Биек-биек нарат агачларының өске яклары зәгъфрандай сап-сары. Припять бит авария булган АЭСтан өч чакрымда гына.

 

“Җирне радиация тузаныннан тазарттык”
Байтак вакыт Чернобыль атом электр станциясе территориясендә җирне радиация тузаныннан арындыру белән мәшгуль булалар алар. Авария булган блокны да үз күзләре белән күрә Мөстәкыйм ага.
–Атом станциясенең блоклары 5-6 катлы йорт биеклегендә. Шартлау булган дүртенче блокның тышкы ягы буеннан-буена ярылган иде. Ул блок эчендә махсус төркемнәр хезмәт куйды. Күрәсең, анда радиация шулкадәр көчле булгандыр, эшчеләр белән лифт өскә менеп кенә китә, 1-2 минуттан сирена кычкырта башлый иде. Сменалар шулай бик еш алышынып эшләде. Безнең сменаның озынлыгы исә төрлечә – кайчан ике сәгатьтән үк кайтарып җибәрәләр, кайчагында җидешәр сәгать эшли идек. Бу радиация дәрәҗәсенә бәйле булгандыр, мөгаен,–дип ул хәвефле көннәрне искә ала Мөстәкыйм Фәттахович. 
Ликвидаторларга яшәү өчен шактый уңай шартлар тудырылган. Ашау-эчү бик әйбәт булган, төрле күңел ачу чаралары уздыру өчен махсус клуб та эшләп куйганнар. Әмма ир-егетләрнең нинди хәвефле эш башкарулары турында бернинди ачыктан-ачык сөйләшү булмаган. Алар үзләре сизенгән инде сизенүен. 
Ә менә алларына куелган бурычны намус белән үтәп туган якка кайтырга чыккач, үзләренә карата булган мөнәсәбәткә аптырап калалар алар. Шәһәрләр аша узганда тәмәкегә-фәләнгә туктасалар, “Сез шакшы таратасыз”,– дип кертмиләр, алларында кибет ишекләрен бикләп куялар. Аннан инде беркая туктамый башлыйлар...
Украина җирен радиация калдыкларыннан арындыруда дүрт ай эшли Мөстәкыйм Мисбахов. 1987 елның 18 гыйнварында өенә кайтып төшә ул. Аның документларында “ЧАЭС авариясе белән бәйле хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда 17.926 рентген радиация нурланышы дозасы алды”, дип язылган. 

 

Онытырга хакыбыз юк
Еллар узган саен Чернобыль үзен сиздерә, сәламәтлеге шактый какшаган Мөстәкыйм аганың. Хәзер ул лаеклы ялда, өченче төркем инвалид. Балалары инде үсеп җитеп үз гаиләләрен корган, әти-әниләренә бик булышып яшиләр икән. 
Тормышлары бик матур Мөстәкыйм һәм Руфия Мисбаховларның. Йөзендә гел елмаю балкыган, җитез, уңган Руфия ирен бик хөрмәтләп тәрбияли. Шактый сынаулар кичәргә туры килсә дә, аларның беркемгә үпкә-дәгъвалары юк. Тормыштан канәгать булып, сөенеп яшиләр. “Хөкүмәткә рәхмәт, чернобыльчеләрне бик кайгырталар, хөрмәтлиләр, торак шартларыбызны яхшыртуда нык булыштылар. Менә бу өебезне дә район җитәкчелеге ярдәме белән салып кердек. Инде тигезлектә, иминлектә яшәргә язсын”,–диләр.  
26 апрель хәзер Радиация аварияләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигале хәлләрне хәтердә яңартабыз, радиация казасына каршы көрәшкә баскан, үзенең тормышы, сәламәтлеге бәрабәренә кешелекне бу коточкыч бәладән саклап калган фидакарьләргә ихтирам һәм рәхмәтебезне  белдерәбез. Күпме еллар узса да, боларны онытырга хакыбыз юк, чөнки үткәндәге хаталарны истә тотканда гына киләчәктә аларның беркайчан кабатланмыйсына өметләнергә була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев