Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шикле бәндәләргә игътибар итегез

Россия территориясендә террорлык актларының ешаюы

һәм андый хәвефле гамәлләрнең кабатлану ихтималы саклануы, шулай ук FIFA-2017 Футбол федерациясе кубогы үткәрелү белән бәйле рәвештә, район халкының аеруча уяу һәм игътибарлы булуын, шик уятырдай хәлләргә юлыккан очракта бу хакта үзвакытында хокук саклау органнарына хәбәр итүне сорыйбыз.
Әгәр ниндидер затлар:
-спорт корылмалары, Конфедерацияләр кубогы уеннарын оештыручылар һәм катнашучылар, визитлар программалары, спортчылар һәм бүтән кунакларның вакытлыча һәм даими урнашу урыннары белән кызыксынсалар;
-спорт корылмалары һәм инфраструктура объектлары, власть органнары вәкилләре һәм хокук саклау структуралары хакында мәгълүматлар тупласалар;
-нефть һәм газүткәргечләр, электрүткәргечләр, күперләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, дәүләт учреждениеләре белән кызыксынсалар, аларны фотога һәм видеога төшерергә маташсалар;
-дәүләт строе турында тискәре мөнәсәбәт белдерсәләр;
-корал, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар сатып алу, ясау мәсьәләләре белән кызыксынып мөрәҗәгать итсәләр;
-күп күләмдә химик реактивлар (ацетон, хуҗалык сабыны, алюмин пудрасы, уксус кислотасы, гидропирит, коры спирт, туклану элементлары, электр чыбыклары һ.б) табыштыру, агрофирма хезмәткәрләреннән, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылардан минераль ашламалар, аммиак селитрасы, химик һәм агулы матдәләр (болар шартлаткыч җайланмалар ясау өчен файдаланылырга мөмкин) сатып алу җаен эзләсәләр;
-үзләре белән сыеклык тулы канистрлар, баллоннар, акваланглар, пилотсыз очу аппаратлары, парашютлар, видео-фотоаппаратура, техник элемтә чаралары булса;
-террорлык характерындагы җинаятьләр өчен утырып чыккан, власть органнарына агрессив мөнәсәбәттә булган кешеләр белән контактта булсалар;
-киемнәре сезонга туры килмәсә, үзләре белән сумкалары, бүтән предметлары булса;
-үзләрен сәер тотсалар, наркотик кулланганга охшаган булсалар - кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
Шулай ук ят транспорт чараларына һәм урамда, йорт подъездларында, подвалларда, чормаларда калдырылган шикле әйберләргә, кыска вакытка фатирга урнашучыларга, аерым бер фатирда еш кына кешеләр җыелуга игътибарлы булсагыз иде.
Шикле хәлләргә тап булсагыз, 20-1-02, 291-35-28, 291-23-40, 291-24-40 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз. Шулай ук 02, ә мобиль телефоннан 102 номеры буенча район полиция бүлекчәсенә шылтыратырга була.
Республика Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 291-20-02.
Алексей Савинов,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев