Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сигез кеше гомере (Юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән Саба кешеләренә багышлана)

Сигез кеше гомере Юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән Саба кешеләренә багышлана Ямьледер жәй күпләргә, Шаттыр алар күңеле. Бүген иңде гүрләргә Сигез кеше гомере. Елый да елый Җир-ана, Түгә ул күз яшен. Нигә Ходай сакламады, Бирмәде яшәү көчен. Өзелде шул чак газиз, Сигез кеше гомере. Телгәли җаннары сагыш, Тетерәнә күңел түре. "Балам",...

Сигез кеше гомере

Юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән Саба кешеләренә багышлана

Ямьледер жәй күпләргә,

Шаттыр алар күңеле.

Бүген иңде гүрләргә

Сигез кеше гомере.

Елый да елый Җир-ана,

Түгә ул күз яшен.

Нигә Ходай сакламады,

Бирмәде яшәү көчен.

Өзелде шул чак газиз,

Сигез кеше гомере.

Телгәли җаннары сагыш,

Тетерәнә күңел түре.

"Балам", "Улым", "Кызым," - дип,

Өзгәләнә күпләр бүген.

Онытырмы, бу көнне кем?..

Бигрәк ачы күз яшең.

Кәфеннәргә төренде тән,

Җаннар тынмый елаудан.

Дәшеп тә: "Китмә" - дип,

Алына шул куллар кулдан.

Үксеп елап та кайтмас

Бакыйлыкка күчкәннәр.

Тәкьдир язган шулай...

Истә калыр үткәннәр.

Сагынып яшәрбез гел

Юлда үлгән сигез жанны.

Соңгы юлга, озата калдык,

Яшьне сөртеп, болгап кулны.

"Бәхил булыгыз," - дип,

Соң кат әйтә алмадылар.

Исән-имин киткән юлдан

Әйләнеп кайтмадылар.

Ландыш Димиева.

http://saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/11938-sigez-keshe-gomere-yul-%D2%BB%D3%99lak%D3%99tend%D3%99-gomerl%D3%99re-%D3%A9zelg%D3%99n-saba-keshel%D3%99ren%D3%99-bagyishlana.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев