Сихтермәдә су һәм газ кертәләр
Бүген Хузангай-Сихтермәдә табиблар өчен төзелгән дүрт фатирлы ике өйнең берсенә газ җибәрелә. Икенчесе дә әзер. "Алькеево-Спецстрой" җәмгыяте эшчеләре ул өйләрне газлаштыру эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар. Җәмгыять бу авылда барлыкка киләчәк яңа "микрорайонга" 2 километр суүткәргечләр, 1200 метр газүткәргечләр тарткан; наемга биреләчәк, инде төзелеп беткән 10 йортның эчке газлаштыру эшләрен...
Бүген Хузангай-Сихтермәдә табиблар өчен төзелгән дүрт фатирлы ике өйнең берсенә газ җибәрелә.
Икенчесе дә әзер. "Алькеево-Спецстрой" җәмгыяте эшчеләре ул өйләрне газлаштыру эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар. Җәмгыять бу авылда барлыкка киләчәк яңа "микрорайонга" 2 километр суүткәргечләр, 1200 метр газүткәргечләр тарткан; наемга биреләчәк, инде төзелеп беткән 10 йортның эчке газлаштыру эшләрен башкаралар. Мондый йортлар саны проект буенча 35 булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев