Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара

10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.

 

Мөгаен, мондый киң колачлы чара безнең районда беренче тапкыр үткәреләдер. Чуаш халык бәйрәме Уявка мәдәният сөюче кунаклар Россиянең төрле почмакларыннан җыелачак бит. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең сигез төбәге губернаторы, күренекле сәясәт һәм мәдәният эшлеклеләре килер дип тә көтелә. 

 

Элекке елларда да Уяв Әлки җирлегендә киң колач белән, шул ук вакытта бәйрәмгә килгән һәр кеше үзен өйдәгечә рәхәт хис итәрдәй уңайлыклар белән үткәрелде. Чуаш эстрадасы аристларының чыгышлары, катамараннарда йөрү үзе генә дә ни тора. Өстәвенә, бушка туңдырма һәм эчемлекләр таратыла, яшел каен ботаклары белән бизәлгән чуаш милли йортларында истәлеккә фотога төшәргә, коенырга, агач басма-кащмадан елгага сикерергә мөмкин.
Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән Уяв быел Россиякүләм бәйрәмгә әйләнәчәк. Монда, билгеле, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның, “Звениговский” ит комбинаты иганәчесе Иван Казанковның өлеше зур. Һичшиксез, мондый чара үткәрүдәге зур җаваплылык район һәм аның җитәкчеләре иңенә төште. 

-     Бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын илләрдән 10 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Бәйрәм үтәчәк мәйданны төзекләндерүгә районның хезмәт коллективлары һәм, билгеле, “Хузангай” җәмгыяте зур өлеш кертә. Санаулы айлар эчендә бушлыкта парк өлеше, ресторан-кунакханәләре, ныгытмасы, милли йортлары булган зур шәһәрчек калкып чыкты. Мондый югарылыкта үткәрелүче бәйрәмнәр сирәк була. Һәр әлкиле дә, һичшиксез, Уявка – мул уңыш сорап табигатькә мөрәҗәгатьне үз эченә алган,  халык бердәмлеген гәүдәләндерүче матур бәйрәмгә барырга тиеш, - диде оештыру комитеты утырышында район башлыгы Александр Никошин. 
 

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, ди халык. Без дә әзерлек эшләрен үз күзебез белән күрергә карар итеп, Сихтермә-Хузангайга барып кайтырга булдык. 
Шуны әйтергә кирәк: авылны күрүгә үк, сокланып һәм гаҗәпләнеп куясың. Алтын йөгертелгән гөмбәзләре белән ерактан ук чиркәү күренеп тора. Ак кирпечтән салынган кызыл түбәле йортлардан яңа урамнар барлыкка килгән. Заманча мәктәп бинасы, балалар бакчасы, хастаханә бүлеге, үзәктә - биек, нык, ә авыл читендә ачык буяулар белән буялып, ишегаллары чәчәкләргә күмелгән агач йортлар – болар барысы да әкияти камил авыл мохите тудыра. Һәр авыл да шундый төзек, матур булырга тиеш. Юллары да салынсын, уңайлыклары да булдырылсын иде. 

 

 

Авыл аша узучы яхшы юлдан барганнан соң, заманча үрнәктә салынган корылмалары булган гаҗәеп табигать кочагына килеп чыгасың. Әлеге парк “СССРга 100 ел” дип исемләнгән. Исеме исә җисеменә туры килә. Чөнки зур мәйданда күккә томырылган “Восток” ракетасы урнаштырылган. Ул 1961 елның 12 апрелендә очырылган галәм корабының күчерелмәсе. Аннан ерак та түгел, беренче космонавт Юрий Гагарин һәм өченче кеше булып күккә күтәрелүче милләте буенча чуаш булган Андриян Николаев бюсты урнаштырылган. Анда суда йөзеп йөрүче кошлары, аккошлар өчен өйчекләре, ә гашыйклар өчен күперчеге булган төзекләндерелгән күл дә бар. 
 

Юлның икенче ягында “Алексеевскдорстрой ” җәмгыяте эшчеләре тарафыннан кызыл кирпечтән мәһабәт ике бина төзелә. Ул мәйданы 700 квадрат метрлы кунакханә һәм ярымтүгәрәк террасалы ресторан. Әлеге төзекләндерелгән бар мәйдан иҗтимагый корылмалары белән бергә киләчәктә туристлар тарафыннан үз максатында файдаланылачак. Бүгенге көндә аларның эчендә бизәү эшләре бара. Дөреслек өчен булса да әйтеп китәсе килә: тирә-юньдә әле төзекләндерү, яшелләндерү эшләре алып бару сорала. Тик әлегә бетонбутагычлы “КамАЗ”ларның әле бер, әле икенче якка узуын гына күрәсең. Әмма санаулы көннәр генә калып бара, шуңа күп вакыт та үтмәс, мәйданчык тигезләнер, чәчәкләр дә утыртылыр. 

Ә менә нарат бүрәнәләрдән салынган йортлар хуҗаларын каршы алырга әзер дә инде дип әйтергә мөмкин. Оештыручылар аларга милли гореф-гадәтләрен күрсәтү өчен, безнең төбәктә яшәүче төрле милләт халыкларының борынгы җиһазларын, кирәк-яракларын урнаштырырга ниятли. Мондый милли йортлар биредә сигез үк – бер урам дип әйтергә була. Аларның икенче ягында алгы ягы ачык өйчекләр салынган—анда үзләренең осталык һәм күнекмәләрен халык осталары күрсәтәчәк.
Йортлар янында без Салман һәм Кошки авыл җирлекләре башлыклары Ләйсән Гайфуллина һәм Илнур Сираевны күрдек.
-     Хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез, буйыйбыз, эскәмияләр урнаштырабыз. Мондый мөһим бәйрәмнәргә элек-электән бергәләшеп әзерләнгәннәр, - диделәр, азга гына эшләреннән аерылган җирлек башлыклары. 

 

Алардан ерак та түгел клуб хезмәткәрләре төргәкле газон җәю белән мәшгуль иде. 
 Аларның эшеннән соң кыска гына вакыт эчендә гаять зур мәйдан ачык яшел төскә керә барды. 
Изге Николай Чудотворец чишмәсе - купеле яныннан ук чакрымнарга сузылган Сувар шәһәрчеге ныгытмасы башлана. Шул ачыкланды: нык кирпеч сугу өчен бүгенге көндә Мәскәүдән кадәр махсус завод кайтарып урнаштырылган. Әмма әлегә ныгытманы кереп карау мөмкин түгел – ишеге янына тимер киртәләр сузылган, ә идән эле түшәлмәгән. 

Дөрес, елга аша салынган күперчекләр исә берничә – барысы да бәйрәм кунакларына уңайлы булсын дип эшләнгән. Ә Бавар елгасы (Инча кушылдыгы) аша күпернең озынлыгы 500 метрга җитә. Әлеге тимер кичү чуаш милли бизәкләре белән бизәлгән, ә аның баганаларына гөл чүлмәкләре беркетелгән – анда берьеллык чәчәкләр утыртылачак.
Тагын әле бәйрәм мәйданына чуаш коелары урнаштырылачак, җил тегермәне дә, тамашачылар өчен уңайлы утыргычлары булган чабышкылар ипподромы да бар. Барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел. Аларны үз күзләрең күрергә, бәйрәм мохитен тоярга кирәк. 
 Бүгенге көндә чуашлар халык исәбе буенча Татарстанда - өченче, ә безнең районда икенче урында. Безнең төбәктә халыклар элекке заманнардан ук дус булып, килешеп яши. Бергә эшли, бергә ял итә дә белә. 
Бергә без Сабантуйны билгеләп үттек, хәзер һәркемне чуаш Уявында көтеп калалар. Аны күңелле итеп, әлкилеләргә хас кунакчыллык һәм ачык йөз белән үткәрик. Ә оештыручылар исә күп еллар хәтердә сакланырлык итеп, чын бәйрәм оештырырга вәгъдә итә. 

 

Читайте так же - Программа праздника Уяв

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев