Сихтермә авылында балаларга Ватаныбыз һәм аның халыклары тарихы буенча бик тә файдалы дәресләр бирелә
Муса Җәлил... Легендар Совет шагыйренә багышлап үткәрелгән чарада “Мактау билгесе” ордены кавалеры, укытучы Гликерия Белованың сөйләгән сүзләре дә искә алынды.
1934 елның җәендә Муса Җәлил безнең районга иҗади эшсәфәргә килгәч, ул вакытта танылган чуаш шагыйре Петр Хузангайның туган авылына да кергән. Ул анда шагыйрьнең беренче укытучысы Наталья Яковлева белән озак вакыт – 5 сәгатьләп сөйләшә. Ул вакыттагы яшь укытучы Гликерия Худякова (кыз фамилиясе) бу очрашуның шаһиты була.
Озак вакыт сораштырганнан соң, ул сүзнең ни турыда баруын хәтеренә төшерә алды. Ул вакытта Татар автоном социалистик республикасының Язучылар берләшмәсе чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның “Нарспи” үлемсез поэмасын татарчага тәрҗемә иткәндә М.Җәлилне әдәби мөхәррир итеп билгели. Һәм нәкъ менә Петр Хузангай дустына даһи чуаш поэтының тормышы турындагы нечкәлекләрне сораштыру өчен, Наталья Яковлева белән сөйләшергә киңәш итә. Якташыбыз исә әлеге шагыйрь белән мөгаллим һәм остаз Иван Яковлевнең Симбирск укытучылар мәктәбендә бергә эшләгән була.
Наталья Яковлева сүзләренә караганда, 60 нчы еллардан бирле авылда ел саен М.Җәлилнең туган көне бик тә яратып, тантаналы төстә үткәрелә. Безнең үзгә якларга түгел, ә берләштергән сыйфатларга басым ясала. Бу юлы да Петр Хузангай исемендәге музей-клубта андагы хезмәткәрләр һәм Хузангай мәктәбе укытучылары балаларга Муса Җәлил, аның бүгенге көн шартларында да горурланып телгә алынырлык батырлыгы турында сөйләделәр. Ә Алмаз Вафин җитәк-челегендәге укучылар татар, рус һәм чуаш телләрендә Муса Җәлилнең һәркемнең күңеленә үтеп керерлек шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына бик кызыксынып җавап бирделәр.
Китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда Муса Җәлил белән бәйләнеше булган шагыйрь һәм язучыларның иҗат эшләре куелуы турында китапханәче Ирина Юманова сөйләде. Петр Хузангай музеенда Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреатлары Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Рафаэль Мостафин, Ренат Харис, Муса Җәлил шигырьләрен чуаш теленә тәрҗәмә итүче Валерий Тургай да булып, автограф-фикерләрен язып калдырган булган. Укучылар шулар белән дә таныша алды.
15 февральдә Әфганстаннан Совет сугышчылары чыгарылуга 34 ел булды. Алар ил җитәкчеләре куйган бурычны намус белән үтәделәр. “Сугыш даны почмагы” стенды янында балаларга Сихтермә-Хузангай мәктәбенең гражданлык һәм сугышчан бурычларын тиешенчә үтәгән чыгарылыш укучылары турында да сөйләделәр. Әфганстанда һәм Украинада махсус хәрби операция һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды.
Йомгаклау буларак татарларның милли горурлыгы Илһам Шакиров башкаруында “Туган тел” җыры яңгырады.
Олег Мурзин,
Петр Хузангай исемендәге музей мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев