“Тиздән сез дә бөтендөнья челтәреннән файдалана алырсыз”
Иске Матак районда иң күп авылны берләштергән җирлекләрнең берсе.
Ул халык саны буенча да иң эреләрдән - бер меңгә якын кеше яши биредә. Халык җыеннары исә җирлекнең өч авылында уздырылды. Аларда район башлыгы Александр Никошин катнашты.
Иске Матак авылында 394 кеше яши. Югары Матакта - 241 кеше, Абдул Салманда - 48, Яңа Сихтермәдә - 78, Чуаш Шәпкәсендә -110, Татар Шәпкәсендә 118 кеше исәпләнә. Зур җирлекнең проблемалары, хәл итәсе мәсьәләләре дә күп була шул.
Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов халык алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Алты авылда да шактый эшләнгән. Иске Матакта һәм Татар Шәпкәсендә биотермик (үләт) базлар ремонтланып, тәртипкә китерелгән. 14,5 километр озынлыктагы кыр посадкалары корыган агачлардан арынды- рылган, Иске Матак һәм Чуаш Шәпкәсендәге чишмәләр төзек- ләндерелгән, Иске Матактагы су башнясы буялган, тирәсе тотып алынган. Югары Матактагы күлне тирәнәйтеп, чистартып куйганнар, Яңа Сихтермә, Югары Матак зиратлары тирәсен киртәләп алу өчен материаллар сатып алынган.
Быел Иске Матак, Югары Матак, Чуаш Шәпкәсендә урам юлларын төзекләндерергә исәпләре. Абдул Салмандагы су башнясы тирәсен тотып алырга, Чуаш Шәпкәсе белән Татар Шәпкәсе арасындагы җәяүлеләр күперен ремонтлатырга план- лаштыралар.
Югары Матак халкы, авылдагы күл янәшәсендә тракторлар йөреп, чокыр-чакыр калдыралар, дип борчыла. Бу урында тракторларны, йөк машиналарын йөртүне чикләргә килештеләр.
Владимир Волостнов Югары Матакта су сыйфатсыз булудан зарланды. Ул краннан аккан болганчык суны савытка тутырып җыенга алып та килгән. Александр Никошин җирлек башлыгына су башнясын чистартырга задание бирде.
Югары Матактагы Шәпкә урамында кар чистартылмый, андагы күпер дә төзекләндерүне сорый икән. Җирлек башлыгына бу эшләрне дә кичекмәстән башкару йөкләнде.
Иске Матакта да халыкны су белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Биредә шулай ук урам юлларын төзекләндерүне сорадылар. Бу мәсьәләләрне нигездә үзара салым хисабына хәл итәргә килешенде.
Чуаш Шәпкәсендә яшәүчеләр, авыл зиратын тотып аласы иде, диләр. Җирлек башлыгы Николай Кудряшов, авылда инициативалы кешеләр табылса, бу эшкә быел ук керешәчәкбез, дип ышандыра.
Чуаш Шәпкәсе мәктәбендә җылы бәдрәф ясап булмасмы, дип сорадылар. Александр Никошин мәктәп бинасында аны эшләр өчен бүлмә табарга да быел ук ясап та куярга кирәк, диде. Район җитәкчесе шулай ук спорт залында ремонт эшләрен дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.
Халык җыенда Чуаш Шәпкәсендә кибет эшли башлавына сөенечләрен белдереп, рәхмәтләрен җиткерделәр. Бер апа йөрәгенә катлаулы тикшерү үтү зарурлыгын әйтеп, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сорады. Баш табиб урынбасары Эллада Плаксина: "Моның өчен сезгә иң башта үзегезнең участок табибына мөрәҗәгать итү зарур",-дип аңлатты.
"Госуслуги" порталы аша коммуналь хезмәтләр өчен түләр идем, әмма интернет юк",-дип зарланды бер ханым. Район электр элемтәсе участогы белгече: "Авылда һәр көнне берничә йортны интернетка то- таштыру бара, тиздән сез дә бөтендөнья челтәреннән файдалана алырсыз",-дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев