Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтлеләрне кечкенәдән ачыклыйлар

Бу уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында да фән олимпиадалары үткәрелә башлады. Дүртенче сыйныф укучыларының рус теле, татар теле, инглиз теле һәм математика фәннәре буенча белемнәре сыналачак. Ә кечерәк сыйныфларда укучылар беренче чиректә үк инде Казанда республика Олимпиада үзәгендә төрле фән конкурсларында катнашкан. Берничә укучыбыз җиңүгә дә ирешкән. Әйтик, Базарлы...

Бу уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында да фән олимпиадалары үткәрелә башлады.

Дүртенче сыйныф укучыларының рус теле, татар теле, инглиз теле һәм математика фәннәре буенча белемнәре сыналачак. Ә кечерәк сыйныфларда укучылар беренче чиректә үк инде Казанда республика Олимпиада үзәгендә төрле фән конкурсларында катнашкан. Берничә укучыбыз җиңүгә дә ирешкән. Әйтик, Базарлы Матак урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Полина Балакирева «Математический марафон» бәйгесендә призер булган. Табигать турындагы белемнәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү сыналган «Мир вокруг нас» конкурсында шул ук мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Кирилл Буланкин призер булуга ирешкән. Ә дөрес һәм матур язу буенча «Граф Каллиграф» бәйгесендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Алсу Мәхмүтова, 3 сыйныф укучысы Виолетта Кель һәм Юхмачы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Алинә Шәяхмәтова дипломант булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев