Үсмерләргә пенсия турында
Район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясендә, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы мәктәпләрендә 10-11 сыйныфлар өчен дәрес үткәрделәр. Моны алар Бөтенроссия пенсия белемнәре көне кысаларында оештырдылар. Дәресләрдә белгечләр укучыларга пенсия хокукының ничек һәм кайчан формалашуы, пенсия күләменең нинди сәбәпләргә бәйлелеге һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр,...
Район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясендә, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы мәктәпләрендә 10-11 сыйныфлар өчен дәрес үткәрделәр.
Моны алар Бөтенроссия пенсия белемнәре көне кысаларында оештырдылар. Дәресләрдә белгечләр укучыларга пенсия хокукының ничек һәм кайчан формалашуы, пенсия күләменең нинди сәбәпләргә бәйлелеге һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр, "Все о будущей пенсии" дигән китаплар таратып, шул китаптагы мәсьәләләрне бергәләп чиштеләр. Шулай итеп, 125 укучы киләчәк турында яшьли кайгыртырга кирәклеген белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев