Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәткәр Елена Якорева: «Күңелем җылысын бирү – яшәү мәгънәсе»

Мөгаен, кеше өчен ялгызлыктан да куркынычрак берни дә юктыр, ә өлкәнәйгән көндә беркемсез көн күрергә туры килү аеруча авыр.

 

Кайчакта кеше гомер буе хезмәт куя, башкалар турында кайгырта, ә картайгач янәшәсендә борчуларыннан тыш, берәү дә булмый. Ул вакытта социаль хезмәткәр ныклы терәккә, кайнап торган тормыш белән элемтәне югалтмау өметен сүндермәүче йолдызга әйләнә. Без — авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең иң соңгы мөрәҗәгать итү урыны. Кайберәүләр өчен социаль ярдәм — яңадан яши башлау өчен соңгы мөмкинлек. Ә без булмасак, тагын кем? Менә мин дә үз ихтыярым белән 16 ел инде өлкән яшьтәгеләрне өйләрендә карау буенча социаль хезмәткәр булып эшлим. Моңарчы да һөнәрем күпмедер дәрәҗәдә әлеге өлкә белән бәйле иде. Мин Хузангай участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем. Ул вакытта ук миңа җирле әбиләр мөрәҗәгать итә иде. Я аларның кан басымын үлчәргә, я яралы урыннарын бәйләргә, яисә дару сатып алып кайтып бирергә кирәк. 


Менә шул вакытта безнең участок хастаханәсен яптылар, мин ике дә уйлап тормыйча, социаль хезмәткәр булырга ризалаштым. Беренче вакытта эшне тартып бара алмам яисә өлкәннәр мине яратып бетермәс дип борчыла идем. Чөнки социаль хезмәткәр азык-төлек сатып алып килеп бирергә, өй эчен җыештырырга гына түгел, ә өлкән кешенең зарын тыңларга, аның хәленә керергә, авыр вакытында ярдәм итәргә тиеш. Өстәвенә, һәр кешенең үзенә бертөрле холкы, тормышны ул үзе күргән авырлыклары аша күз алдына китерә. Әмма мин бик тиз ияләштем, чит әбиләр минем өчен якын кешеләргә әйләнделәр. 

Елена Якорева
Без барыбыз да өлкәнәябез. Картайган көндә төрле авырулар баш калкыта. Хәл тәүлекнең теләсә кайсы вакытында начараеп китәргә мөмкин. Мине дә еш кына төннәрен дә чакырталар. Менә күптән түгел генә бер әби егылган. Һәм әлеге хәл төнге сәгать икедә булды. Ул телефонга көч-хәл белән барып, миңа гына шалтырата алган. Без килгәндә, аның капкасы бикле иде. Ярый әле андый вакытларда миңа ирем ярдәм итә. Ул койма аша кереп, ишекне ачты. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Ирем һәрвакыт янәшәмдә: кирәк икән, минем карамактагы әбине хастаханәгә илтә, я район үзәгеннән кирәкле әйберне алып кайта, нәрсәне дә булса төзәтеп тә бирә. 


Минем карамакта 7 әби. 16 ел эшләү дәверендә бернинди дә бәхәс чыкмады. Заман белән бергә атларга тырышабыз. Һәркем кәрәзле телефоннарны куллана белә. Әкренләп интернетны да өйрәнербез. Минем әбиләрем һәрвакыт канәгать. Берсе: «Нинди матур тормышта өлкәнәйдек бит, хәзер картаерга да куркыныч түгел, элек мондый һөнәр дә юк иде бит», — дип кабатларга ярата. 


Эшемне яратам, нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәләр дә, шундук ярдәм итәргә тырышам. Алар минем кайгыртучанлыкка, игътибарга мохтаҗ дип уйлыйм. Социаль хезмәткәрләр ул, минемчә, күңел халәтләре бүтән төрле булган кешеләрдер, алар кеше хәленә керә белергә, мәрхәмәтле булырга тиешләр. Бездә шәфкатьлелек, тормыш тәҗрибәсе беренче урынга чыгарылган һөнәрләр алай күп түгел бит.

Елена Якорева, 
социаль хезмәткәр,
Чуаш Борнае.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев