Сораштыру. Коррупциягә каршы нинди юллар белән көрәшергә кирәк дип саныйсыз
Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. Дәүләтнең нигезләрен какшатучы, җәмгыять үсешен тоткарлаучы бу яман күренешкә каршы тору - бүген илебез өчен иң актуаль проблемаларның берсе. Коррупциягә каршы нинди юллар белән көрәшергә кирәк дип саныйсыз? Сезгә аның белән очрашырга туры килмәдеме? Газета укучыларыбызга шундый сораулар белән мөрәҗәгать...
Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. Дәүләтнең нигезләрен какшатучы, җәмгыять үсешен тоткарлаучы бу яман күренешкә каршы тору - бүген илебез өчен иң актуаль проблемаларның берсе. Коррупциягә каршы нинди юллар белән көрәшергә кирәк дип саныйсыз? Сезгә аның белән очрашырга туры килмәдеме? Газета укучыларыбызга шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Фәргать Абдуллин, "Алинә" спорт комплексы хезмәткәре:
-Сүз дә юк, һәркайсыбызның икътисад чәчәк аткан, демократия өстенлек иткән җәмгыятьтә яшисе килә. Ә коррупция боларның барысына да аяк чала, дәүләтне артка сөйри. Украинаның коррупция сазлыгына батуы анда нинди бәрелешләр, сугышлар китереп чыгарды. Безнең илдә дә, кызганыч, бик киң таралган бу әшәкелек. Соңгы вакытта мәгълүмат чаралары фаш ителгән ришвәтчеләр хакында әледән-әле хәбәр итеп тора. Әлеге хурлыклы эш өстендә тотылучылар арасында зур министрлар бар. Улюкаевны күздә тотып әйтүем. Андыйларның һаман ешрак фаш ителүе хокук саклау органнарының коррупциягә каршы кискен көрәш алып баруы хакында да сөйли, билгеле. Үзләренең эш урыннарын шәхси максатларда файдаланучылар миндә нәфрәт уята. Алар үзләштерә торган миллионнарча сум акчалар халык байлыгы бит ул. Ришвәт биреп теге яки бу мәсьәләне хәл итәргә тырышучы кешеләр үзләре дә гаепле. Бердәнбер дөрес юл - беркайчан беркемгә ришвәт бирмәскә. Мин үзем шулай итәм дә. Балаларымны да шуңа өйрәтәм. Теләсә кайсы катлаулы мәсьәләне закон нигезендә хәл итеп була. Тоткарлыклар туа икән, таләп итәргә, үз хокукларыңны яклый белергә кирәк.
Константин Миндрюков, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Иске Хурада авылы:
-Дөрестән дә, җәмгыятебезнең бик зур һәм җитди проблемасы ул коррупция. Яшәешебезгә шактый тирән үтеп кергән бу күренеш тормышның һәр тармагына зур зыян сала, илнең милли хәвефсезлегенә яный. Аны тиз генә, ансат кына җиңеп булмас шул. Чөнки бездә әле социалистик, коммунистик фикерләү яши. Коррупциянең тамырын корыту өчен үзаңыбызны, менталитетыбызны үзгәртү зарур. Бөтен өмет - яшь буында. Балаларда гаиләдә, бакчада, мәктәптә үк коррупциягә каршы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Алар кечкенәдән моның авыр җинаять булуын аңлап, белеп үссеннәр, беркайчан да коррупциягә түзеп тормасыннар иде.
Олег Мурзин, П.Хузангай музее директоры:
-Коррупция җәмгыятьнең әхлаклылык дәрәҗәсен төшерә. Аңа каршы көрәшкә бөтен җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәк. Балаларны кече яшьтән үк коррупциягә каршы рухта тәрбияләү мөһим. Бу мәсьәләдә массакүләм мәгълүмат чараларының да роле зур. Безнең халыкның рухи потенциалы югары. Шуңа күрә мин коррупциянең үсүенә чик куеп булыр дип ышанам.
Исемен әйтергә теләмәгән ханым:
-Менә мин сезгә бер вакыйганы сөйлим әле. Берничә ел элек күрше республикада яшәүче туганым үлеп китте. Бүтән якыннары булмагач, аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре белән мин шөгыльләндем. Мәетне ярдырырга алып баргач, әлеге кечкенә шәһәрнең патологоанатом бүлегенең ял көннәрендә эшләмәве мәгълүм булды. Ә бу шимбә иртәсе иде. Нишләргә иде миңа - мәетне кире алып кайтып китәргәме? Патологоанатомны тамчы да гаепләмим. Коточкыч авыр эш башкаручы бу белгечнең дә ял итәргә хакы бар. Мин аңа акча тәкъдим иттем, һәм мәсьәлә бик тиз хәл ителде. Ә бит дәүләт органнары әлеге бүлекнең зарурлык булганда ял көннәрендә дә эшләвен тәэмин итәргә тиеш булганнардыр. Өстәмә түләү юлы беләнме, кизү торуны оештырыпмы. Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде. Минем бүтән беркайчан да ришвәт биргәнем булмады. Ничек көрәшергә дигәндә, фикерем шундый: һәркем үзеннән башларга тиеш. Бирмәскә дә, алмаска да! Шул чагында гына коррупцияне йөгәнләп булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев