Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спас районында карантин: Африка чумасы

Спас районының Идел буе бистәсендә  дуңгызларның Африка чумасыннан үлү очрагы лабораториядән тикшерү юлы белән расланган.

  
Чир бер шәхси хуҗалыкка үтеп кергән. Бүгенге көндә ул йорт-җирдәге бар дуңгызлар да юк ителгән һәм әлеге урыннан 5 чакрым радиуста да шундый ук эшләр бара. Килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклау, йогыш таралуга юл куймас өчен, республика башкаласыннан махсус комиссия килгән. Йогыш азык сатып алганда үтеп керергә яисә ул кыргый урман хайваннарыннан ияргән булырга мөмкин. 
–    Республиканың төп ветеринар идарәсе карары белән безнең малчылык оешмасы күрше районга ике машина җибәрде. Ул – Комаров исемендәге йогышсызландыру җайланмасы булган  йөк машинасы һәм халык телендә “мәетлек” дип йөртелүче самосвал. Әлеге техника йогыш таралган урында эшли, – дип җавап бирде районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин. 
Билгеле, районда дуңгызларның йогышлану куркынычы күпләрне борчый. Чир йокмасын өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк? Авыруны кисәтүче гади генә кагыйдәләр бүгенге көндә зур әһәмияткә ия. Төгәлрәк тукталганда, түбәндәгеләрне эшләү мөһим:
–     дуңгызларны аерым утарда яисә сарайда карарга;
–    урманда йөреп кайтканнан соң, аяк киемен яхшылап юарга яисә өске киемне алмаштырырга (кабан дуңгызлары үлү очраклары бар);
–    йогыш таралган урыннан 100 чакрым радиуста дуңгызларны чалырга һәм сатарга ярамый;
–    хуҗалыктагы бар мал-туар да теркәлгән булырга тиеш. Чөнки хайваннарны вакытыннан алда юк итәргә туры килсә, җирлек башкарма идарәсендәге электрон хуҗалык китабында теркәлгәннәренә генә дәүләттән акчалата компенсация алырга мөмкин булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев