Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга авылында нәсел шәҗәрәләрен төзи башларга җыеналар

Гомер-гомергә шулай килгән: кешенең нинди нәселдән булуына һәрчак зур әһәмият бирелгән. Бигрәк тә авыл җирендә моны күз уңында тотканнар, балаларын башлы-күзле итәр алдыннан туганлашасы кешеләрнең нәсел-нәсәбен җентекләп өйрәнгәннәр. 

   

Гаилә тарихы, буыннар чылбыры белән кызыксыну бүген дә бик актуаль. Күпләр үзләренең нәселләрен барлау, шәҗәрәләрен төзү белән мәшгульләр. Өлкәннәрнең “җиде буын ата-бабаңны белү кирәк” дигән сүзләренә колак салучылар, аны чынга ашыручылар хәзер бихисап. 

Буыннар чылбырын барлау өчен бүген мөмкинлекләр дә зур. Бу юнәлештә районда җитди эшләр алып барыла башлады. Июнь аенда район мәдәният йортында Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашында республикада эшләп киткән “Ядкәр” электрон порталын тәкъдим итү булган иде. Анда инде аерым кешеләрнең генә түгел, авылда яшәүче һәркемнең нәсел шәҗәрәсен булдыру мөмкинлеге турында әйтелде. 

 

Бу эшкә беренчеләрдән булып Иске һәм Яңа Әнҗерә, Борискино, Исәлек авыллары халкы кереште дә. Билгеле, әлеге гаять күләмле эшнең чыгымнары да байтак. Борискино җирлегенә караган авыллар халкының нәсел шәҗәрәләрен төзү чыгымнарын күтәрүдә якташыбыз, “Челтәр компаниясе” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов ярдәм итәргә булган. 

Инде Карга авылында да шундый күләмле эш башланырга тора. Авылның күп функцияле үзәгендә район башлыгы Александр Никошин, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты якташыбыз Фоат Вәлиев катнашында халык белән очрашу узды. 

 

Гөлнара Зәкәрия кызы каргалыларга “Ядкәр” порталы мөмкинлекләре хакында сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә халыкның үз нәсел-нәсәбен өйрәнү эшенең гаять яхшы дәрәҗәдә куелуын ошаткан булган. Татарстанда әнә шул юнәлеш буенча нәсел тамырларын барлау базасы тудырылган портал ачылган да. Анда бик зур чыгымнар тотып илнең төрле архив үзәкләреннән алынган мәгълүматлар тупланган. Бу портал нигезендә теләге булган һәр кеше үзенең җиде-тугыз буынга чаклы ата-бабаларын таба ала. Шәҗәрәне хәзер бер көн эчендә төзергә була. Элек исә моңа ярты елга кадәр вакыт китә торган булган.

Гөлнара Габдрахманова нәсел шәҗәрәләрен төзү эшенең Актанышта гаять актив башлануын да әйтеп үтте. Анда иң борынгы мәгълүматлар 1720 елга карый икән. Шунысы да бар: нәсел буыннарын барлаганда күбрәк ир-атлар исемнәре ачыклана икән. Элек хатын-кызлар турында мәгълүматлар аз теркәлеп барылган.

 

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев халыкка нәсел шәҗәрәләре төзү эшен нәрсәдән башлау кирәклеген аңлатып узды. 

Фоат Вәлиев әлеге проектның бик әһәмиятле булуына басым ясады.

–Без “Каргауыл” китабын төзегәндә төрле чыганакларда бик кызыклы мәгълүматларга тап булган идек. Инде авылда яшәүче һәр кеше үз нәселен барлый ала. Бу эштә мин дә ярдәм итәрмен, авылдашлар да тырышырлар дип ышанам,–ди ул.

Без еш кына “нәсел шәҗәрәсен төзүдә ярдәм итәм” дигән белдерүләр күрәбез. Билгеле, ул эшнең бәясе дә шактый. Ә республикада яшәүчеләргә үз нәселләрен ачыклау күпкә арзанракка төшә. Спонсорлар булышканда бушлай да булырга мөмкин. Нәсел-нәсәбеңне беләсеңме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев