Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт тапшыру арта бара

Соңгы ун көндә район халкы 234 тонна сөт саткан. Бу узган елның шул чорындагыдан 19 тоннага күбрәк. Алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да сөт тапшыру күләме арткан. Ә бит көзгә кергән көннәрдә гадәттә сөт хәзерләүнең кимүе күзәтелә иде. Районда бу көннәрдә шәхси хуҗалыктагы һәр сыердан уртача 8,4 килограмм сөт хәзерләнә. Иске...

Соңгы ун көндә район халкы 234 тонна сөт саткан.

Бу узган елның шул чорындагыдан 19 тоннага күбрәк. Алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да сөт тапшыру күләме арткан. Ә бит көзгә кергән көннәрдә гадәттә сөт хәзерләүнең кимүе күзәтелә иде.

Районда бу көннәрдә шәхси хуҗалыктагы һәр сыердан уртача 8,4 килограмм сөт хәзерләнә. Иске Чаллы авыл җирлегендә бу күрсәткеч 12 килограмм, Каргада 11,9 килограмм тәшкил итә. Шулай ук бүген һәр сыердан 11 әр килограммнан артык сөт сатучы Иске Алпар, Ташбилге, Иске Камка авыл җирлекләрен мактап атарга мөмкин. Гомер булмаганны, Базарлы Матакта да бер сыерга көн саен 10 килограммнан артык сөт хәзерләнә.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге сөт хәзерләүчеләре һәр көнне халыктан җыеп эшкәртүчеләргә 2200 килограмм продукция озаталар.

Сөт сату күләменең артуы авылларда селекция эшенең әйбәт оештырылуына да бәйле. Шуңа әлеге эшкә игътибарны киметмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев