Сталинград каһарманнарын искә алыйк!
Күптән түгел Россиянең “Җиңү” оештыру комитеты утырышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин: “Яшьләрдә фронт һәм тылда зур батырлыклар кую нәтиҗәсендә һәм Россиядәге һәр гаилә, төбәк, зур һәм кечкенә шәһәр, авыл, бистәгә бәйле булган Бөек Ватан сугышында Җиңүгә ирешү кебек тарихыбызның төп вагыйгаларына дөньякүләм караш позициясе булдыру бик мөһим”, - дип ассызыклады.
2023 елның февраль ае башында Россия Федерациясе Сталинград сугышының 80 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Бик күп әлкилеләр дә әлеге легендар хәрби эпопеяда катнашты. Аларның күбесе Идел буендагы шәһәр өчен сугышканда батырларча һәлак булды. Сталинград өчен каты сугышларда: немец-фашистларның 330 меңлек төркемнәрен әйләндереп алып юк итүдә катнашучылар арасында көн, атна, айларны Хузангай да үткәрә. Яраткан Ватаныңны саклау изге бурычын тирәнтен аңлап, гади солдат буларак кулына корал тотып, илен яклаган шагыйрь Педер Хузангай да сугышның бар авырлыкларын чагылдырып, шигырьләр иҗат итә.
Сталинград сугышы – безнең хәтер өчен, ватандашларыбызда тарихи дөньякүләм караш, аларның гражданлык, ватанпәрвәрлек хисләрен уятуда бик мөһим чор вагыйгасы. Шуңа да иганәче Иван Казанковның матди ярдәме белән “СССРга 100 ел паркы”нда (Сихтермә авылы, Уяв тарихи-этнографик комплексы) безнең Ватаныбызның әлеге мөһим датасына багышланган экспозиция ясарга ниятләнелә. Шул ук вакытта Иван Иванович биредә нәкъ менә документлары шәхси, мәктәп, гаилә һәм башка архивларда сакланган сталинградчы әлкилеләр турындагы истәлекләргә урын бирүне максат итеп куя. Каһарманнарның кыскача тормыш юлларын язып, фотографияләрен кую уйланыла. Шуңа да мин тарихның әлеге вакыйгасына битараф булмаган якташларыбыздан әле материалларның күчермәсен Педер Хузангай исемендәге музейга җибәрүләрен үтенәм.
2024 елда Ленинградның немец-фашистлар камалышыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тула. Нева мәйданчыгы, Пулков калкулыгы, Синявин сазлыклары, Волхов һәм Мга янында безнең якташларыбыз сугышкан, үз гомерләрен корбан иткән. Шул батырлык көнене багышлап та без эчтәлекле экспозиция әзерләргә ниятлибез. Туган якны өйрәнүчеләр безнең үтенечебезне ишетсеннәр, Нева буендагы шәһәрне яклаучылар турында материаллар әзерләсеннәр иде.
Без ветераннарның турыдан-туры дәвамчылары. Шуңа да без батырлыклар кылынган үткәнебезне онытмыйбыз, анда үз-үзебезне, каһарманлык гадәтләрен эзлибез. Фронтовиклар буынының батырлыгыннан ак көнләшү белән көнләшәбез, эшчәнлек сәләтләренә гаҗәпләнәбез һәм кайчакта тормыш авырлыклары килеп чыкканда өметсезлеккә бирелүгә оялып куябыз. Сугыш турындагы истәлекләр ул, ничек кенә сәер тоелса да, бүгенге көндә күңел күтәренкелегенең нигезе. Чөнки үрнәк мисалларга сусаудан бөек сүзләр туа, каһарманлык гамәлләре кылына. Үткәннең әхлакый истәлеген аңларга теләп, без сабырлыкка, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнәбез. Ә болар бүгенге гади булмаган, тынычсыз вакытта бик мөһим. Ул Ватаныбызның көченә, дөреслек һәм яхшылык тантана итәчәгенә өметне арттыра!
Хөрмәтле әлкилеләр! Быел үткән Уяв, беренче нәүбәттә, шундый бәйрәмнәрне үткәрергә сәләтле булган безнең районның абруен күтәрде. Ул турыда миңа илебезнең төрле почмакларыннан кайтып музейда булган йөзләрчә кунак әйтте. Әмма ирешелгәннәрдә тукталырга ярамый, алга барырга, яңа югарылыкларны яуларга кирәк. Безнең максат: гомуми тарихи-этнографик һәм мәдәни комплексны ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүче үзәккә әйләндерү. Һәм моны Татарстан һәм Чуашстаннан гына түгел, ә күпмилләтле Россиянең башка почмакларыннан да беренче чиратта яшь буын вәкилләре күрергә тиеш.
Безнең адрес: magdalina.rezhkova82@mail.ru. Телефон номеры: 88434673433.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев