Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөләйман Шакиров. Онытылмый яшьлек хатирәләре...

Олы буын кешеләре хәтерлидер әле:

элегрәк заманда күп кенә җәмәгать урыннарында урыс телендә генә "Свобода, братство, равенство" дигән өндәмәләр язып эленгән була иде. Әмма бу шигарьнең беренче сүзе авыл халкына туры килми иде шул. Чөнки авыл кешесе ул елларда коллыкта яшәргә мәҗбүр булды. Теләгән җиренә укырга да, эшләргә дә бара алмады. Заем, налоглар түләргә дип бер сарыгын суеп Казанга сатарга бару өчен авыл советыннан рөхсәт-белешмә кирәк иде. Кая, нинди максат белән, ничә көнгә бара, янәсе. Ә бит ул халык акчага эшләмәде, "таякка" эшләде. Аңа инде җан асрарлык кына бөртек бирәләр иде.

Армиягә алынган егетләрнең генә кайберләре хәрби хезмәт срогын тутыргач вербовка белән төрле шахталарга эшкә кала иде.

Мин үзем дә 1953 елда авылда 7 класс бетереп, Казанга барып сәүдә техникумына сынау биреп укырга кереп кайткан идем. Август ахырларында аннан чакыру килде. Ә колхоз җибәрми, берегез беркая бармый, янәсе. Куйбышевка механизаторлар мәктәбенә барасың, райкомның күрсәтмәсе шундый, диде колхоз рәисе Мотыйгулла абый. Мин сезне җибәрсәм, мине партиядән дә төшерәләр, төрмәгә дә утыртып куюлары бар, диде. Андый хәлләр дә булгалады, чөнки райком сүзе бөтен кеше өчен закон иде.

Шулай итеп, 1 сентябрьгә безне, 10 малайны, колхоз машинасы белән Куйбышевка илтеп куйдылар. Тулай торакка урнаштырдылар, өч мәртәбә ашаталар, 260 сум стипендия дә бирәләр. Алты ай укыйсы - кемне тракторчылар, кемне комбайнчылар төркеменә беркеттеләр. Мине комбайнчылар классына билгеләделәр. Чөнки мин җәй буе комбайнда ярдәмче булып эшләгән идем. Аның төзелешен шактый белә идем.

Шулай әйбәт кенә укый башладык. Ике ай укыгач, ноябрь бәйрәмендә 3 көн ял бирделәр. Без, авылдашлар: Шакиров Мостафа, Мортазин Әгъзам, Гыйльманов Хәсән һәм мин авылга кайтып килергә уйладык. Әти-әнине дә сагындык. Аннан, безгә инде 15-16 яшьләр, бераз кызлар исе дә керә башлаган, күз атып йөргән кызларыбыз да бар, аларны да күрәсе килә. Әле кар төшмәгән, җир туңган иде инде. Авылга кадәр 30 чакрым. Дүрт сәгать теркелдәгәч, 20 чакрымны үтеп, Тусиха дигән авылга җиттек. Аннан Төгәлбәйгә 10 чакрым әле. Шактый арыдык, хәлсезләндек, ашыйсы да килә башлады. Нишлибез, ди малайлар. Мин әйтәм: егетләр, әнә авыл кырыенда тегермәнне күрәсезме. Янындагы йортта тегермәнче Николай абый тора. Ул минем әти Идиятулла (1895-1973) белән берничә ел Уралда хәрби заводта эшләгән, бер-берсен дус, якын итәләр. Әти анда тегермәнгә он тарттырырга бара иде. Ул аңа чиратсыз чыгарып бирә иде. Әти белән мин дә баргалый идем. Ул мине белә, аларга кереп чыгыйм әле. Сез шунда юл буенда яткан бүрәнәгә утырып ял итеп торыгыз, дим. Барып кердем. Николай абый да, хатыны Мария түти дә өйдә. Николай абый мине танып: "О, Сулейман, какими судьбами?" дип каршы алды. Куйбышевта укый идек, авылга бәйрәмгә кайтып киләбез, арыдык, хәлсезләндек, дим. Ул исә мине аңлады булса кирәк: понятно, Мария, займись Сулейманом, дип хатынына әмер бирде. Мария түти миңа 400 граммлы әлүмин кружка белән сөт һәм зур бер телем ипи китереп бирде. Мин ашап бетереп, рәхмәт әйтеп чыгарга җыендым. Шунда Николай абый әйтә, анда иптәшләрең ничәү, ди. Өчәү, мин әйтәм. Шуннан ул, менә дусларыңа, дип ярты түгәрәк ипи һәм өч телем сало китереп бирде. Боларны күргәч, егетләрнең авызы ерылды, тәмләп ашап алдылар, тамак туйды, хәл керде. Кәеф күтәрелеп китте, егетләрем җырлып кайта башладылар.. Шулай кайтып, мунча кереп, кичен клубка чыгып ике көн кунгач, безне инде киткәндә колхоз машинасы белән илтеп куйдылар.

Менә шулай яшьлектә булган хәлләр хәтердә сакланып калган. Еллар үтте, заманалар, тормышлар үзгәрде. Теге өч сүзнең "Ирек" дигәне дә тормышка ашты. Кеше ирекле, теләсәң кая барып яшәргә, эшләргә, укырга мөмкинлек туды.

Ни кызганыч, миңа Куйбышевтагы ул мәктәпне тәмамлап чыгарга язмаган булып чыкты. Декабрь урталарында чирләп киттем, температурам 39-40 градуска җитте. Группаның старостасы Салман авылы егете Сәлим мине больниска илтте. Анда ике атнадан температура төште. Шуннан мине һәм тагын берничә авыруны ат белән Куйбышев затонына рентгенка алып бардылар. Безне аерым палатага күчереп, көчәйтелгән туклану, таблеткалар, уколлар билгеләделәр. Мин шул хастаханәдә 2,5 ай яттым. Шактый тернәкләндем. Атна саен минем янга теге Салман малае Сәлим берәр пакет төрле ризыклар төяп килә. Мин әйтәм: кирәкми, алып килмә, безне монда бик әйбәт ашаталар, дим. Директор җибәрә, акча бирә, яхшы ризыклар алып барырга куша, диде. Шуннан миңа 2 нче төркем инвалидлык биреп, 2 айга Ютазы санаториена җибәрделәр. Ул тирә-якка данлы, Татарстанда бердәнбер кымыз санаторие иде. Ул чакларда безнең төр авыруларга бөтен санаторийлар да, дарулар да бушка бирелә иде. Врачлар кушканны үтәп баргач, савыктым, инвалидлыктан да төшерделәр. Икенче төрле һөнәргә укып чыктым. Тормышлар үзгәрү туган авылымны калдырып китәргә мәҗбүр итте. Казанның йортлар төзү комбинатында 33 ел эшләп, хезмәт ветераны булып ялга чыктым. Комбинатның җәмәгать эшләрендә карусыз катнаша идем. Бераз газета-журналларга язганны белгәч, комбинатның стена газетасын чыгаруны йөкләделәр. Ул әйбәт килеп чыккач, хөрмәтлиләр дә, хуплыйлар да иде. Болар бар да исәпкә алынды, төрле премияләр, туристлык сәяхәтләренә юлламалар да бирәләр иде.

Туган авылны да онытмыйм, кайтып йөрим, анда икенче, өченче буын туганнар бар әле, җылы каршы алалар, рәхмәт аларга.

Сөләйман Шакиров,

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев