Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Белем көне белән котлады

1 сентябрь - Белем көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады. "Белем көне - бөтен җәмгыять һәм һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия булган бәйрәм. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче укытучысы белән танышкан, дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч белем дөньясына аяк баскан көнен һәркайсыбыз яхшы хәтерли. Бүген дә...

1 сентябрь - Белем көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады.
"Белем көне - бөтен җәмгыять һәм һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия булган бәйрәм. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче укытучысы белән танышкан, дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч белем дөньясына аяк баскан көнен һәркайсыбыз яхшы хәтерли. Бүген дә беренче сыйныфка баручы 231 малай һәм кыз районыбыз мәктәпләренең бердәм тату гаиләсенә килеп кушыла. Безнең халык һәрвакыт белемгә, мәгърифәткә омтылган. Хәзер бигрәк тә тормышыбызның һәр тармагында белемле, компетентлы эшче-белгечләр кирәк. Ә гыйлемнең төп нигезләре мәктәптә салына. Шуңа да һәр балага мәктәптә тырышып укуларын, һәр фәнне тирәнтен үзләштерүләрен, ә педагогларга үз хезмәтләрен зур җаваплылык белән башкаруларын телим.
Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары! Һәркайсыгызны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, укуыгызда һәм хезмәтегездә зурдан-зур иҗади уңышлар сезгә!" диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев