Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөйләшеп сүзләр бетмәде

Үткән җомгада редакция компьютерлары ял итте. Кәгазь-ручкаларны да янга куеп тордык. Бу көнне без төрле елларда район газетасы редакциясендә эшләгән хөрмәтле өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Корбан бәйрәме көннәрендә без редакция коллективы исеменнән корбан чалдырдык. Өлкәннәр көне дә быел Корбан аена туры килде. Бу кышта редакция бинасында зур гына ремонт булды бит,...

Үткән җомгада редакция компьютерлары ял итте. Кәгазь-ручкаларны да янга куеп тордык. Бу көнне без төрле елларда район газетасы редакциясендә эшләгән хөрмәтле өлкәннәребезне кунакка чакырдык.
Корбан бәйрәме көннәрендә без редакция коллективы исеменнән корбан чалдырдык. Өлкәннәр көне дә быел Корбан аена туры килде. Бу кышта редакция бинасында зур гына ремонт булды бит, яңарып, ямьләнеп киткән бүлмәләребезне дә ветераннарыбызга, элекке коллегаларыбызга күрсәтәсебез килде.
Чакырылган кунакларыбызның барысы да диярлек килде. . Озак еллар газетабызда редактор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Бари ага Гыйльмиевны, элекке редакторыбыз, бүген "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Шәһит Гатауллинны, типографиядә һәм редакциядә эшләп киткән хезмәттәшләребезне бик сөенеп каршы алдык.
Мәҗлесебезне районыбыз имам-мөхтәсибе Исламетдин хәзрәт Шәйхетдинов догалар укып башлап җибәрде. Аның вәгазьләрен дә тын да алмый тыңладык. Редакция һәм типографиядә төрле чорда эшләгән, бүген инде арабызда булмаган хезмәттәшләребезнең һәркайсын сагынып искә алдык. Исламетдин хәзрәт аларның рухына догалар багышлады. Габдрәүф абый, Рафик абый, Марс абый, Маргарита Тимофеевна, Сәүдә апа, Рушания апа, Фәридә апа, Саимә апа, Нәбирә апа, Әнвәр абый, Гөлфәния апа, Исламия апа, Госман, Рәмзия, Гөлүсә, Рәйхана, Рамил, ике Рәшит… Алар барысы да иң матур, яшь, энергияле елларын газета чыгару эшенә багышладылар. Бик күбесе рәхәтләнеп яшәргә дә өлгермичә, яшьли бакыйлыкка күчтеләр. Редакция диварлары әле дә аларның рухын, җан җылысын саклыйдыр кебек. Урыннары җәннәттә булсын!
Яшьлек елларында район газетасы хәбәрчесе булып эшләгән Салих абый Насыйбуллин бүген Базарлы Матакның Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы. Ул укыган догалар да мәҗлесебезне ямьләндерде. Авылларга җәяү йөреп газетага язмалар әзерләгән чакларны да искә төшереп алды Салих абый.
Корбан ашыннан авыз итеп, чәйләр эчкәч, хәзрәтләрдән рөхсәт сорап җырлашып та алдык. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Марс Ибраһимов, Эльмира Шиһапова, Ленар Гыймаев, Аида Гайнетдинова матур җырлары белән күңелләрне күтәрделәр. Алар яшьлегебез көйләрен башкарганда без дә кушылдык. Типографиядә эшләгән елларында бер генә үзешчән сәнгать концерты да ансыз узмаган Мәүлия апа Зыятдинованы сорап җырлаттык. Тавышы һаман иркен, көчле, матур икән. Марат абый Хәмитовның үзенчәлекле куплетларын һәм шигырьләрен дә рәхәтләнеп тыңладык.
Өлкәннәребез, хезмәттәшләребез белән күрешү-аралашу күңелләргә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде, җанга җылы өстәде. Әмма әле сөйләшеп сүзләр бетмәде. Кабат шулай очрашырга, бер өстәл артына җыелырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев