Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки малае Булат Низамов футбол буенча Дөнья чемпионаты матчында стадионга флаг тотып чыкты

Бу көннәрдә илебез халкы футбол белән яши. Шушы уенга гашыйкларның кайсы гына Дөнья чемпионаты матчларын стадионга барып карарга, күренекле футболчыларны “тере килеш” күрергә хыялланмый икән.

Ә менә Базарлы Матакта яшәүче Булат Низамов дөнья күләмендәге (мирового уровня) уенны тамаша кылып кына калмады, ә үзе футбол кырында югары класслы уенчылар белән янәшә торды!

 

Булат Низамов быел Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныфын тәмамлаган. Ул спортка мөкиббән малай.  Чаңгы шуарга, хоккей уйнарга, йөзәргә ярата. “Ләйсән” йөзү бассейнында су полосы командасының актив уенчысы. Ә шулай да Булатның иң яраткан спорт төре – футбол. Аның белән ул 6 яшеннән шөгыльләнә. Иртә яздан көзгә кадәр спорт мәйданчыгында, мәктәп стадионында, ә кышын “Алинә” спорт залында дуслары белән туп куа, бу мавыктыргыч уенның осталыкларын  мөмкин кадәр ныграк үзләштерергә омтыла ул.  Алты ел Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге футбол командасында уйнаган иң өметле яшь футболчыларның берсе Булат. Профессиональ уенчылар, футбол “йолдызлары” – аның кумирлары. Малайның иң зур (заветная) хыялы – язмышын профессиональ футбол белән бәйләү.

Быел  апрель аенда Инстаграм социаль челтәрендә ФИФА партнеры – “Адидас” компаниясенең үсмерләр арасында игълан иткән иҗади конкурсы турындагы хәбәргә тап булгач, Булат ике дә уйламый анда катнашырга карар кыла. Аның күптәнге хыялын тормышка ашырырга – футбол буенча дөнья чемпионатының Татарстан башкаласында узачак матчын карарга мөмкинлек бирәчәк адым бит бу! Бәйге шартлары буенча малай оештыручыларга үзенең фотосын һәм  “Минем футбол тарихым” дигән язмасын юллый. Үзе бу турыда әнисеннән башка беркемгә дә әйтеп тормый.

Һәм аңа бәхет елмая! Булатка 20 июньдә “Казан-Арена” стадионында Иран һәм Испания җыелмалары арасында узачак матчка чакыру килеп төшә. “Адидас” оештырган бәйгедә 700 дән артык яшь футболчы катнашкан. Алар арасыннан 300ен, шул исәптән Булат Низамовны да дөнья чемпионаты матчларында ФИФА флагын тотып чыгучылар итеп сайлап алганнар.

Булатның бу җиңүе әти-әнисе Ленар һәм Алсу Низамовлар өчен дә олы сөенеч булган. Улларын Казанга алар үзләре алып барганнар, матчта булмасалар да, зур футбол бәйрәме мохитен күреп, бик тәэсирләнеп кайтканнар.

Матч башланыр алдыннан тантаналы тамашада Булат үзе кебек тагын биш  футболчы малай белән бергә стадионга  зәңгәр төстәге ФИФА флагын тотып чыга. Аларны баштанаяк махсус формага киендерәләр һәм әлеге киемнәрне үзләренә бүләк итәләр. Ә тантанадан соң  малайлар кунаклар өчен махсус урыннарда (гостевая ложа) матчны карыйлар.

–Бу турыда хыяллана гына ала идем – дөньяның иң күренекле футболчыларын һәм тренерларны якыннан күрдем. Алар белән стадионда янәшә тордым!-ди сөенече эченә сыймаган Булат.

45 меңгә якын кеше сыйдыручы “Казан-Арена” стадионындагы дулкынландыргыч мохит, чит ил җанатарларын күрү, алар белән фотога төшү, Казандагы балалар футбол командаларында шөгыльләнүче яшьтәшләре белән аралашу да аңарда онытылмаслык тәэсирләр калдырган.

Булат дөнья чемпионаты матчларын мөмкин кадәр карап барырга тырыша (җәйге каникулда ул “Кызыл Шәрык-Агро”ның терлекчелек  комплексына эшкә дә урнашкан). “Чемпионатта мине иң сөендергәне – Россия җыелма  командасы уңышлары. Үзебезнең футболчыларның алга таба  дөньяда таныласына, уңыш казанасына ышанам”,–ди ул.

Киләчәк язмышын спорт белән бәйләргә карар кылган Булатның да хыялы тормышка ашсын, ул менә дигән футболчы булып җитешеп, Әлки төбәген данласын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев