Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган җырчы Нияз Җәләловның әти-әнисе Габбас һәм Рамилә Җәләловлар 70 ел бергә яшиләр

70 ел, уйлап карасаң, олыгайган бер кеше гомере. Бибай Чаллысында яшәүче ирле-хатынлы Җәләловлар бу елларны икәү бергә узганнар. Габбас абыйга октябрьдә – 92 яшь тулса, Рамилә апа быел 89ын билгеләгән.

5 ел элек алар шулай язның матур кояшлы март аенда 65 еллыкларын уздырган. Тимер туйны алар зурлап үткәргәннәр. Яшь парлар кебек шарлар, балдаклар, ленталар белән бизәлгән машинада районның ЗАГС бүлегенә килгәннәр. Анда  юбилейларны билгеләүчеләрне рәсми рәвештә котлаганнар, “Мактаулы кунаклар китабына” кулларын куйганнар, аннары бар балалар, оныклар бергә кафега җыелышып, мул табын артында әти-әниләренә котлау сүзләрен җиткергән. 

Ә менә 70 еллыкка бар кунаклар Җәләловларның төп йортына җыелды. Рамилә Хәбибулла кызын һәм Габбас Кәшап улын район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов котлады. Район башлыгы исеменнән дә җылы теләкләрен ирештерде. Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәре Розалия Сафина: “Әле яңа гына күрешкән кебек идек. 5 ел вакыт үткән дә киткән”, – дип, юбилярларга истәлек өчен, башкаларга үрнәк буларак күрсәтергә булсын дип, “Мактаулы кунаклар китабын” тәкъдим итте. “Бик сирәк парларга гына мондый бәхет елмая”, – дип, авыл башлыгы Рәшит Мусин да хөрмәтле авылдашларына истәлекле бүләкләрен тапшырды. 

“Кияүгә чыккач, иремне армиягә озаттым”

Габбас абый да, Рамилә апа да – икесе дә Бибай Чаллысында туган, шунда үскәннәр һәм гомер иткәннәр. Кызга тормышка чыкканда 18 дә тулмаган була әле. Урам уеннарында катнашканда бер-берсенә күз сала алар. Озак очрашып йөрмиләр, күңелдә хисләр ялкынланып янган чагында өйләнешәләр дә. Дөресрәге, Габбас абый Рамилә апаны урлап алып кайта. Хәер, кыз моңа үзе дә каршы килми.

–     Ул вакытта яшьләр клубларга түгел, урам уеннарына чыга иде. Җырлап, биеп, күңелле итеп аралаша идек. Менә шунда бер-беребезне таптык инде. Ул вакытта кызларны урлаш иде бит. Билгеле, кызның ризалыгы белән.  Ул шундый тәкъдим ясагач, мин дә каршы килмәдем, – ди, көлеп, Рамилә апа. 

Икенче көнне никах укытыла, аннары яшьләр мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә терки. Төп йортта каенана-каената, әле кияүгә чыкмаган кыз, тумыштан сукыр булган малай янында гаилә тормышы башлана. Әмма 6 айдан аерылышырга туры килә. Аз да түгел, күп тә түгел, ә 3 ел ярымга. Чөнки егеткә армия хезмәтен үтәргә повестка килеп төшә. Югыйсә ул үзе: “Мин солдат булмыйм инде, яшем узды бит”, – дип, кызны ышандырган була. Бик тә яратырга өлгергән Рамиләне югалтасы килми аның, шулай хәйлә юлына басарга туры килә. Габбас абыйның хәрби хезмәткә соңрак алынуының да хикмәте бар икән. Ул елларда әти-әниләр балалары яшен туу таныклыгын кайчан тели, шунда алган. Балаларын я кечрәйтеп, я олыгайтып яздырган. 1932 елгы Габбас абыйга да әти-әнисе 1935 елда таныклык алган. Шуңа егеткә чакыру кәгазе дә яшьтәшләреннән күпкә соңрак килә. Шулай итеп, инде авырлы да булган Рамилә апага ирен армиягә озатырга туры килә.

–     Базарлы Матакка барып, үзен елый-елый озатып кайттым. Ул вакытта зур мич башлары иде, анда сукыр лампа да бар. Шунда календарьне тотып, менеп утырдым. Күземнән яшь ага, үзем: “Шуны өч тапкыр үткәрергә кирәк бит”, – дим. Минем өйдә икәнлегемне белмәгән каенатам шунда әнигә: “Малай аңа нәрсә дип әйтте икән”, – ди.  “Нәрсә дисен, яхшы торыгыз, хатыныма авыр сүз әйтмәгез диде”, – дип, җавап бирде әни. Чыннан да, шулай булды. Ялгыш та үпкәләтмәделәр, мин ирем кайтуын сабыр гына көттем, кызыбыз туды... – дип искә ала Рамилә апа яшьлек елларын.

Төпчек малай – эстрада җырчысы

Вакыт үтә, солдат еллары да артта кала. Гаиләдә биш бала – 2 кыз, 3 малай туа. Кызлар тормыш иптәшләрен авылда таба, алар әти-әни белән аралашып, биредә гомер итә. Малайлар шәһәрдә урнаша, гаиләле була. Оныклар да үсеп җитеп, үз балаларын үстерәләр. Бу гаиләдә хәтта бишенче буын бала – оныкның кызының кызы туган инде. Һәм алар барысы да төп йортка – дәү әниләре, дәү әтиләре янына кайтырга яраталар. Без юбилярларны котларга килгәндә дә, өй тулы кеше иде. Алар кичке мәҗлес өчен табын әзерләп мәш килделәр. Янәшәмдә утырган Рамилә апа: “Киленнәрем, кызларым селкетмиләр дә: “Утыр”, – гына диләр.  Бу көнне күрермен дип уйламаган идем”, – ди шатлыгы белән уртаклашып. 

Безне каршы алучылар арасында татар эстрадасы җырчысы Нияз Җәләлов та бар иде. Ул гаиләдәге – төпчек ул. Сәләт исә әнисеннән күчкән. Рамилә апа да җырларга ярата икән. 

–     Кечкенәдән җырладым. Әни эшләгәндә, түргә утырам да, ул нәрсә кулына алса,  шуннан җыр чыгарам. Таба тотты икән,  шул сүздән, чүмеч кулга алса, шуннан җырлап китәм, – ди Нияз Габбас улы. 

Шунда җырчының күчтәнәчкә әти-әни өчен алынган кило ярым перәннек турындагы җырын да искә алдык. “Гомеремдә дә перәннек алып кайтканым юк, мөмкин кадәр тәмлерәк әйберләр сатып алырга тырышам”, – ди җырчы көлеп. 

Бәхет белән хезмәт бергә атлый

Өйне тутырып кайткан балалар үзләре табын әзерли, шунда Рамилә апа һәм Габбас абый белән безнең корган әңгәмәгә дә кушыла. “Бала чакта үзләрен күрмәдек тә, иртәдән кичкә кадәр эштә булды алар”, – ди алар. Шулайдыр, Рамилә апа 35 ел авылдагы дуңгыз фермасында хезмәт итә. Габбас абый тракторчы да була ул, комбайнда ашлык та игә. Кулы бар эшкә ята аның. Кирәк икән, җайланмасын алып, тимерен дә эретеп ябыштыра, кулына балта алып, агачын да юына. Төп нигездә күтәргән яңа йортны да ул туганы белән икәүдән-икәү салып чыга. Ишегалдындагы абзарны да ялгызы торгыза. 

–     Әти көчле булды, әле 89 яшендә дә бер трактор арбасы бүкәннәрне ярып өйде. Безнең кайтканны көтеп тора алмый, – ди Нияз Җәләлов әтисе турында. 

Рамилә апа исә бүген дә кул кушырып утыручылардан түгел. Узган ел да 60 лап бройлер чебеше, 30 лап үрдәк алып үстергән. Көннәр генә җылынсын, быел да кош-корт алырга ниятли ул.  “Нигә шулай азапланасыз?”  – дигәнгә, “Балалары күп бит, безне ашатырга кирәк”, – дип шаярта әбинең ул-кызлары. 

–     Әни гомер буе уңган, җитез булды. Эштән өзелмәде, безне дә тик тотмады. Әти каты бәрелмәде, әни исә кирәксә, утлы табада биетеп ала иде, – ди Нияз Габбас улы, көлеп. 

Әңгәмәдәшләрем бәхет белән хезмәт бергә атлый, дип саныйлар. Әйе, шулай тормыш мәшәкатьләре белән кайнап гомер узган, олуг юбилейны күрер көн дә җиткән. Бу – Рәхмәтле туй дип тә атала. Ягъни әлеге көндә бергә озын гомер үткән ир белән хатын бер-берсенә рәхмәт әйтә. Бер карасаң, сәер дә кебек, әмма уйлап карасаң, берең икенчене хөрмәт иткән, кадерләгән очракта гына бергә шулкадәр гомер яшәргә буладыр.  Ә моның өчен яраткан кешеңә, чыннан да, рәхмәт әйтми мөмкин түгелдер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев