Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан

Киләсе елда без ике зур бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез.

Алар туган җиребез тарихы белән бәйле: май аенда Татарстан Автономиясе Совет Социалистик Республикасы төзелүгә нәкъ бер гасыр була. Ә августта Әлки районы оешуга 90 ел тула.

Аңлашыла ки, төбәгебез өчен гаять мөһим вакыйгаларны чагылдыра әлеге бәйрәмнәр. Октябрь революциясеннән соң күп тә үтми илдә милли республикалар оеша башлый. Билгеле, бу процесс татар халкына да кагыла. Башта, 1918 елда, тугандаш татар һәм башкорт халкын бер түбә астында туплау – уртак республика төзү фикере әйтелеп, аны гамәлгә ашыру өчен шактый зур тырышлык куела. Әмма күршеләр өлгеррәк булып чыга – 1919 елда алар үз республикаларын төзеп тә куялар.

1920 елның май аена Татарстан автономияле республикасы төзү проекты тулысынча әзерләнеп бетә һәм 4 майда бу мәсьәлә Владимир Ленин рәислегендә үткән коммунистлар (большевиклар) партиясе Үзәк комитеты Политбюросы утырышында карала. 7 майда Ленин яңа республика төзү хакындагы декретка кул куя. Башта аның составында 10 кантон була. Тора-бара аларны районнар итеп үзгзртәләр, һәм 1930 елда яңа төр берәмлекләр – районнар оешып бетә. Үзебезнең Әлки районының туган көне 30 август.

Аның тарихы шулай ук һәртөрле үзгәртүләргә бай: районны әле күршеләр биләмәләрен кушып эреләткәннәр, әле җирләребезне башкаларга биреп я өстәмә рәвештә Юхмачы районы төзеп кечерәйткәннәр. 1963 елның февралендә Әлки районы гомумән картадан югалган – Спас районына кушылган. Әмма, бәхетебезгә, 1965 елның гыйнварында киредән барлыкка килгән.

Билгеле, бу дата һәм вакыйгалар артында халык язмышы, аерым шәхесләр язмышы. Меңәрләгән якташларыбызның якты өметләре, олы хезмәте, акылы һәм көче белән төзелгән бүгенге тормышыбыз нигезләре һәм диварлары. Бу турыда онытырга бернинди хакыбыз юк. Әлеге юбилейларны лаеклы итеп билгеләп үтү – бүгенге буыннарның намус эше.

–Республика һәм районның туган көннәренә әзерлек планнары берничә ел гамәлдә инде, алар буенча төрле чаралар үткәрелә. Мәгариф, мәдәният тармаклары үз юнәлешләрендә зур эш алып баралар. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, уртак хезмәт стажлары бер гасырга тулган династияләргә, Әлки якташлыгы белән элемтәне ныгытуга аеруча зур игътибар бирәбез. Район юбилеена Әлки энциклопедиясен бастыру буенча эш алып барыла. Һәм, билгеле, районны, авылларыбызны тагын да төзек, тагын да ямьле, матур, уңайлы итү буенча бик күп чаралар тормышка ашырыла,– диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов.

Туган ягыбызның, Татарстаныбызның олы юбилейларын билгеләп үтүгә һәркем үз өлешен кертә ала. Бу вакыйгаларны тагын да мәгънәлерәк итү буенча тәкъдимнәрне район хакимиятендә һәм башкарма комитетында бик теләп кабул итәләр. Активрак булыйк, райондашлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X