Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары өч датада үткәрелә

Татарстан флагы эстафетасын безнең район да кабул итәчәк

Республикабыз юбилеена багышланган чаралар өч тарихи датага бәйле булачак.

Болар: 27май—1920 елда Мәскәүдә ТАССР турында Декрет кабул ителгән көн, 25 июнь—ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн, 30 август—1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн.

Бу хакта бүген ТР Премьер- министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр иткән.

Мәгълүм булганча, 27май көнне үткәрү планлаштырылган бәйрәм чараларына коронавирус эпидемиясе аркасында үзгәрешләр кертелде. Иртәгә төп бәйрәм чарасы буларак  Дәүләт  Советының тантаналы сессиясе үтәчәк. Утырыш алдыннан Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куяр дип көтелә. Бу марка дөнья күләмендә йөри башлаячак.

27 майда шулай ук Үзәк Банк  тарафыннан республика юбилеена багышлап чыгарылган тәңкәне күрсәтү күздә тотыла.

25 июньдә Казанда  РФ Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы була. Бу көнне Хөкүмәт йортында юбилей уңаеннан тантаналы чара да узачак.

25 июньдә шулай ук республика районнары буйлап Татарстан флагы эстафетасы башлана.

30 августта ТАССР юбилее уңаеннан  төрле объектларның тантаналы төстә ачылуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев