Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Мулла авылында яшәүче Мидхәт Кәримов 85 яшьлек юбилеен уздырды

Мидхәт Хәбибулла улы 1939 елгы, 15 февральдә ул юбилеен уздырды – 85 яшен тутырды.

Туксанынчы дистәне вакласа да, ул бүгенге көн яңалыклары белән хәбәрдар булып барырга, махсус хәрби операция вакыйгаларын белергә тырыша, ир-егетләребез турында кайгыртып, аларның Җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп яши. 


Бөек Ватан сугышы башланганда, бала гына булса да, аның авырлыкларын да күргән кеше бит ул. Әтисенең йөзен бераз гына төсмерли. Чөнки ул сугышның беренче көннәреннән фронтка алына. Аннары яралануы сәбәпле бик авыр хәлдә өйгә кайтарыла.  Спас хастаханәсеннән Матакныкына озаталар, дүрт операция ясала. Әмма сугышчы аягына баса алмый. “Әтине ат белән китерделәр. Бер тәүлек кенә яшәде дә мәңгегә арабыздан китте. Бала булганга, әлеге хәлләр өзек-өзек күренешләр булып кына хәтердә сакланган”, – ди ул үзе бу турыда. 

Менә дигән солдат!

Аннары Мидхәт Кәримов үзе дә дүрт ел армия хезмәтен үтәп кайта. Һәр нәрсәгә җаваплы карау, кушылган эшне намус белән башкару кебек сыйфатлар аның яшьлегеннән үк килә. Чөнки солдат тормышында да ул җитәкчелек тарафыннан макталып хезмәт итә. 24  Мактау грамотасы һәм алтын йөгертелгән сәгать белән бүләкләнеп кайта. 

–    Венгриядә хезмәт иттем мин. Танк-йөртүчегә өйрәтелгәндә, тимер-томырга кулым ятуын күргәнгәме, техника буенча урынбасар, полковник мине үзе белән йөртте. Чехословакиядә дә булдым, Австрия чиген дә күрдем.   Шуңа да армия хезмәтем сәяхәт итү белән бер булды. Алтын йөгертелгән сәгать тә алып кайттым. Ярышлар үткәрәләр иде. Танк белән каршылыклар үтәргә кирәк. Биеклеккә менәсең дә шуннан тар гына шпаллардан төшәсе. Мин курыкмый идем, шуңа да биремне үтәп чыга алдым һәм бүләкләндем, – ди ул, армия хезмәтен искә алып. 

Мактау грамоталары бер кочак

Мидхәт Кәримов –  авыл хуҗалыгы тармагында 46 ел хезмәт иткән алдынгы механизатор. Чылбырлы тракторында эш чорында таң беленгәннән алып, кояш баеганчы сукалауда, чәчүдә була. Хезмәт юлын тракторчы ярдәмчесе – сабанчы булудан башлый. Ул вакытта әлеге тимер атны җигәргә махсус укытулар булмый әле. Техникага менә шул эш барышында тракторчыдан өйрәнергә кирәк була. Өйрәнчек эшен яхшы үзләштерә. Аннары үзе дә бер эш көнендә 70 гектар мәйданга җир куенына орлык сибә алырлык механизаторга әйләнә. Эшләү шартлары нинди бит әле! Кулда хәзерге бар уңайлыклары булган техника түгел.

–     Тузан бер тәрәзәңнән керә икенчесеннән чыга инде.  Чалбарның тукымасы да күренми, тузаннан гына тора, аны кагып торуның да файдасы юк. Шулай да эшемне яратып эшли идем, шуңа яхшы нәтиҗә дә булгандыр, – ди әңгәмәдәшем. 


Нәтиҗә, чыннан да, бар районга күренерлек була. 14 ел дәвамында алдынгы урыннарны били механизатор. Аның исеме районыбыз газетасы битләрендә дә еш басыла. 


–     Баш мөхәррир Азат Низамиев ничә тапкыр үзе килде. Кыр уртасында фотоаппаратып тотып басып торуын күрүдән аптырап, үзенә бу турыда әйткәч: “Мидхәт абый, синең чәчкәнеңне яхшы итеп төшерәм мин”, – дия иде. Әйе, хезмәтемне күрделәр. Мактау грамоталарым бер кочак. Беренче урынны алгач, җитәкчеләр берничә тапкыр эшче төркемебезгә тана биргәне дә булды, – ди әңгәмәдәшем, эш елларын искә алып.


Уңышлы эшләүнең тагын бер шарты ул техниканы төзек тотуда булуын да ассызыклады механизатор.Тракторыңны яхшылап көйләп куясың икән, эш чорында ул өзеклек тудырмый һәм син дә эш күрсәтә аласың. Ә тракторны ул күзне йомып та сүтеп җыя ала.   “Кысасы гына калганчы сүтә идем. Аннары эшләрлек итеп җыясың”, – ди ул  үзе бу хакта. Лаеклы ялга чыккач та, яшь тракторчылар аны техниканы төзәтергә ярдәм итүен сорап чакыралар.  Ә Мидхәт абый каршы килә торганнардан түгел, белгәннәре белән бик теләп бүлешә ул. 

Гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәч, бүгенге көндә игенчеләрнең ничек эшләве, күпме уңыш җыелуы белән дә ул ел саен кызыксына. Яз җиттеме, авыл тирәсендәге кырларны карап кайта. Бөртеклеләрнең ничек үсүен күзәтә. 

–    Бер-ике ел кырларга бөртекне йомшартып кына чәчтеләр. Басуларны чүп үләне басты бит. Эх, шунда эшләүләрен күреп, йөрәк әрни бит. Аннары хаталарын төзәттеләр. Кырларны яхшылап сукаладылар, ашладылар. Узган ел корылык булуга карамастан,  мул уңыш җыеп алдылар. Башаклар үзен-үзе күтәрә алмаслык булып бөгелеп тора иде, – ди элеккеге тракторчы, уңышны үзе җыеп алгандай куанып.
Быел күп итеп кар явуына да сөенә генә ул. “Җир дымга сусаган иде, игеннәр өчен бик кирәк бу карлар”, – ди Мидхәт абый. 

Гаиләдә дә бәхетле

Мидхәт абый Кәримов хезмәтендә генә уңышларга ирешми, гаилә тормышында да ул бәхетле. Алпар авылы кызы Роза белән гаилә корып, 58 ел гомер итә алар. Өйләнү өчен адым ясарга исә әниләре Сания апа этәргеч ясый. Армия хезмәтеннән кайтып, ике ел үткәч, әнисе: “Улым, сиңа өйләнергә кирәк”, – ди. Әни әйткән икән, димәк, тыңларга кирәк. Алпардагы туганнары күршесендәге кызны да егеткә мактап торалар. Кылларны тартып карагач, кызның да каршы килмәве сизелә. Озакка сузмыйлар, никах укытып, гөрләтеп туен үткәрәләр һәм төп йортта гаилә тормышын башлыйлар. Шуны да әйтергә кирәк әниләре белән алар олыгайганчы гомер итәләр: чөнки Сания апа 101 яшенә кадәр бәхетле гомер кичерә. Гаиләдә  ике малай, бер кыз үсә. Хәзер оныклар гаилә корган, оныкчыклар буй җитеп килә инде. Тик Роза апа гына бер ел элек мәрхүм булган. Бу аерылышуны Мидхәт абый авыр кичерә. “Аны уйламаган бер генә көнем дә, сәгатем дә юк. Яхшы яшәдек, авыр сүз әйтешмәдек. Бик сабыр иде, ипи салып, авыр хезмәт башкарса да, беркайчан зарланмады. Өйдә дә тәмле таба ашыннан беркайчан  өзелмәдек. Ул пешергән бәрәңге пәрәмәчләрен гаиләбез генә түгел, таныш-белеш тә ярата иде”, – дип искә алды гаилә башлыгы тормыш иптәшен. Шунда Мидхәт абыйның улы Илшат та сүзгә кушылды.

–     Безнең гаиләдә ызгыш- талаш беркайчан да булмады. Әтинең әнигә тавыш күтәреп сүз әйтүен без ишетмәдек. Әни дә: “Табын артына әтиегез кайткач утырабыз”, – дип, аны гел алга куеп, хөрмәт итеп яшәде. Без иманлы йортта үстек, дәү әнием дә, әни дә биш вакыт намазларын калдырмады, – диде ул әти-әнисе турында.


Мидхәт абый бүген үзе генә яши, әмма ялгыз түгел. Балалары аның янәшәсендә. Ул көн дә игътибар үзәгендә, ул-кызлары кайгыртуында. Гомер буе хезмәттә дә, гаиләдә дә үрнәк булган кешенең башкача була да алмыйдыр. “Балалар алар синең үзеңә, нинди булуыңа, үскән чактагы мөгаләмәңә карый инде ул...” – ди ул үзе дә, шуны раслап.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев