Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итә

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан татарстанлыларны республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу дәүләт бәйрәменең тарихи-әхлакый тамырлары тирәнгә барып тоташа һәм ул XVII гасыр башындагы вакыйгалар турындагы истәлекләр уңаеннан гамәлгә куелды. Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз...

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан татарстанлыларны республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу дәүләт бәйрәменең тарихи-әхлакый тамырлары тирәнгә барып тоташа һәм ул XVII гасыр башындагы вакыйгалар турындагы истәлекләр уңаеннан гамәлгә куелды. Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз - төрле милләт, катлам һәм дин вәкилләре - Ватаныбызны илбасарлардан азат итеп, Россия дәүләтендәге фетнәләргә һәм тирән кризиска нокта куя. Россиялеләрнең туган җиргә карата чиксез мәхәббәте һәм аның язмышы өчен җаваплылыгы, батырлыгы авыр вакытларда зур җиңүгә ирешергә ярдәм итә.

XXI гасырда яшәүчеләр өчен бу бәйрәм илебезнең тарихи үткәнен барлау гына түгел. Ул күпмилләтле Россия халкының аерылгысыз бердәмлеген, гомуми максатларга ирешү, уникаль тарихи хәтерне һәм илебезнең бай мәдәниятен саклау, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау идеясен чагылдыра. Россия Федерациясенең көче - аның бердәмлегендә. Ил җилкәсенә нинди генә сынаулар килсә дә, нәкъ менә җәмгыятьнең бердәмлеге, этносара тынычлык һәм конфессияара татулык һәрвакытта да алга бару өчен иң мөһим шартлар булып тора, россиялеләргә хакыйкать юлында ышаныч өсти.

Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең алга киткән субъектларыннан берсе, куәтле сәнәгать һәм инновация төбәге. Татарстанлылар бөтен ил өчен уртак булган өметләр һәм максатлар белән яши. Без иртәгесе көн уңышлы һәм тыныч булсын, ә балаларыбыз һәм оныкларыбыз Бөек Россия гражданнары булулары белән горурлансыннар өчен намуслы хезмәт итәбез. Гражданлык татулыгын һәм толерантлыкны, халыклар дуслыгын ныгыту һәм борынгы Татарстан җирендә гасырлар буе яшәүче халыкларда мәдәни кыйммәтләргә ихтирам тәрбияләү эшендә шактый тәҗрибә тупланды. Һәркайсыбыз Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тоеп яши. Рухи бердәмлек һәм туган илебез өчен горурлык хисе безне бүген дә, алга таба да берләштерсен.

Хөрмәтле татарстанлылар! Ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган бу истәлекле көндә сезгә бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык телим! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев