Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәчетләрендә «Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю» промо-акциясе башланды

Мөфтият тарафыннан мөселманнарга файдалану өчен татар һәм рус телләрендә мәгълүмати буклетлар бастырылды.

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан мәчетләрендә «Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю» дип исемләнгән промо-акция башланып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге башлангыч кысаларында мөфтият тарафыннан мөселманнарга файдалану өчен татар һәм рус телләрендә шул исемдәге мәгълүмати буклетлар бастырылды. Буклетларда бәйрәмнең төп мәгънәсе, корбан гыйбадәтен башкару тәртипләре, нисаб күләме, корбан чалуның кемнәргә мәҗбүри булуы һ.б. хакында иң кирәкле мәгълүмат тупланган.

Буклетлар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халык арасында аңлату эшчәнлеге кысаларында мәчетләрдә һәм мәчетләр янәшәсендәге территорияләрдә таратылачак.

Моннан тыш ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында махсус “Корбан бәйрәме - 2019” сәхифәсе булдырылды. Яңа сәхифә сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрүгә, корбан чалу тәртипләренә, Татарстанда корбан чалу урыннарына кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Дистанцион консультацияне «Даруль-ифта» – Россиядә бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман сall-үзәгенә мөрәҗәгать итеп тә алырга була.

Чыганак: Татар Информ Татар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев