Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыкларына хезмәт хакын арттырачаклар

Хезмәт хакы индексациясен гамәлдән чыгарып,ТР бюджеты 70 млн сум акчаны янга калдырыр иде.

1 октябрьдән Татарстанның шәһәр һәм район башлыкларына хезмәт хакын 3 %ка арттырачаклар. Шулай ук аларның урынбасарлары, депутатлар һәм җирле үзидарә сайланулы органнары әгъзалары да күбрәк акча алачак. Дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттыру турында ТР Премьер-министры Алексей Песошин боерды.

Хезмәт хакын индексацияләү бюджет өлкәсендәге башка хезмәткәрләргә дә кагылачак, әгәр бердәм тариф челтәренең тәэсире алар эшли торган оешмага кагылмый икән.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары түрәләрнең хезмәт хакын индексацияләүдән баш тартырга тәкъдим итте: ТР бюджеты 70 млн сум акчаны янга калдыра алыр иде. Әмма Дәүләт Советының 11 нче утырышында бу мәсьәләне көн тәртибеннән алдылар - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түрәләргә хезмәт хакын арттыру өчен акча тапткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев