Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Әлки районында сабан эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын билгеләп үтте

Районда язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә. Барысы 42 мең 728 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырылган булса, шуның 40 мең гектарга якынында орлыклар җир куенына салынды.

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вертолет белән Алексеевск районы өстеннән очканда безнең район кырларын да карап үтте. Соңрак ул ике район вәкилләре белән очрашты. Республика җитәкчесе Әлкидә сабан эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын билгеләп үтте. “Яз шактый коры килде. Мондый шартларда игенчеләрнең, белгечләрнең барлык агрочараларны вакытында һәм төгәл үтәп эшләве зарур”,–диде ул  район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать итеп.

Хәзер районда соңгы культуралар чәчү бара. Бу яшел масса өчен кукуруз, карабодай. Шулай ук игенчеләребез кышлату чорында һәлак булган уҗым басуларында кабат бодай чәчәләр. Бу эш инде 2600 гектарда башкарылган.

Чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәргә, корткычларга каршы эшкәртү дә алып барыла. 10,6 мең гектар җиргә химикатлар сиптерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев