Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы студентларны «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективалары» яшьләр форумына чакыра

14 февральдә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективлары» яшьләр форумы узачак.

Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Наил  Залаков катнаша.

Яшьләр форумында  яшь буынга “Министрлыкның социаль челтәрләр ребрендингы” һәм «Мәктәптә умартачылык музее-остаханәсе» проектлары  тәкъдим  ителәчәк.   Моннан  тыш,  «Фермополис» ҖЧҖ  генераль   директоры  Нәүрүзә  Толкунованың «Фермополис» геймификацияләнгән платформасы   презентацияләнә.   Проект фермерларны турыдан-туры  кулланучылар  белән  бәйләнешкә  кертә. Кешеләр  һәркөнне  уен рәвешендә  продуктлар  үстерәләр.  Бер үк  вакытта  фермада  да  чынлап торып  шул  ук  продуктлар үстерелә.   Нәтиҗәдә, уенчылар ваклап  сату  челтәрләрендәгедән  1,5-2 мәртәбә арзанрак  бәядән  продукция  алалар.  

 Форум кысаларында  студентлар  һәм авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең яшь   белгечләре  өчен  аеруча    актуаль мәсьәләләр  каралачак.  Чара  талантлы  яшьләрне табуга  һәм аларга  ярдәм  итүгә, аларны  авыл  хуҗалыгы  территорияләрен  үстерү  буенча    бизнес-проектларны эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән.  

Барлык  теләүчеләрне  14 февральдә 10.00 сәгатьтә  яшьләр  форумында  катнашырга  чакырабыз.

Уздыру  урыны:  «Казан Экспо» халыкара күргәзмә  үзәге, Лаеш районы, Олы  Кабан авылы,  Выставочный (Күргәзмә) урамы, 1  нче  йорт, Павильон № 1, конференц-зал № 3.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев