Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда автобуска соңга калып, буранда адашкан ир-атны коткарганнар

Көчле буран аркасында ул юнәлешен югалткан һәм үзенең кайда икәнлеген аңламаган.

Татарстанда автобуска соңга калган һәм буранда адашкан 77 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.55 сәгатьтә 112 бердәм номерына Питрәч районының «Мишә-2» бакчачылык җәмгыяте янында 77 яшьлек ир-атның буранда адашуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ачыклаганча, пенсионер автобуска соңга калган, көчле буран аркасында ориентациясен югалткан һәм үзенең кайда икәнлеген аңламаган.

Өлкән яшьтәге ир-атны яшәү урыны буенча Казанга илтеп куйганнар. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183308/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев