Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан 12 нче үлем очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә республикада COVID-19ның 39 яңа очрагы расланган. Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.

13 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана.

Әлки районында узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар ачыкланмаган.

Татарстанда 17 июньгә коронавирусның  барысы 4040 очрагы теркәлгән. Бу чорда  2874 кеше савыккан, 1155 пациент әле дәвалана.

Республикада коронавирустан үлемнең 12 нче очрагы теркәлгән.

1941 елгы Казан кешесе 27 майда сугыш ветераннары өчен госпиталь базасындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салынган булган. Хәле бик авырайгач, реанимациягә урнаштырылган. Интенсив дәвалауга карамастан, авыруның хәле уңайланмаган , һәм ул 30 майда вафат булган. Экспертиза аңарда коронавирус инфекциясе булуны раслаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев