Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән

Әлки районында соңгы тәүлектә авыру йоктыручылар юк

21 майга Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган.

Боларның берсе вирусны читтән ияртеп кайткан, ә калганнары авыру кешеләр белән аралашу аркасында зарарланган. 24 пациент хастаханәләргә салынган, 47 кеше өйләрендә дәвалана – аларда авыруның җиңел яисә симптомсыз формасы.

Республикада барысы COVID-19 ның 2546 очрагы теркәлгән. 1452 кеше авырудан савыккан.

Коронавирустан үлемнең тугызынчы очрагы расланган. Ул 1950 елгы Зеленодольск районы кешесе. Пациентта  авыр формадагы вируслы-бактериаль пневмония булган. Ул төрле хроник чирләрдән дә интеккән.

Безнең Әлки районында коронавирус белән чирләүнең 9 очрагы расланды. Соңгы тәүлектә районда авыру йоктыручылар ачыкланмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев