Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән2

Республикада узган тәүлектә COVID-19 ның 33 яңа очрагы расланган.

Авыручылар барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә “эләктергән”.

11 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана.

16 июльгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 5126 очрагы теркәлгән. Барысы 3979 кеше савыккан.

Республикада COVID-19 сәбәпле үлемнең 26 нчы очрагы расланган. Яр Чаллыда 1949 елгы ир-ат вафат булган. Аны 19 майда 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә коронавирус инфекциясенең һәм пневмониянең авыр формасы белән салган булганнар. Пациентның йөрәк-кан тамырлары чирләре дә булган. Хәленең авыр булуы сәбәпле ул реанимациягә урнаштырылган. Дәвалау үткәрелсә дә, пациентның хәле яхшыруга бармаган. 23 майда аның йөрәге тибүдән туктаган. Бу катлаулы клиник очрак булганлыктан, озакка сузылган патолог-анатомия тикшерүе үткәрергә туры килгән. Үлемнең сәбәбе яңа коронавирус инфекциясе булуы расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев