Яңалыклар

Татарстанда тагын 32 кеше коронавирус белән авырып киткән

Республикада узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу аркасында йоктырган. Сигез кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана. Авыру йоктыручыларның күпчелеге (20 кеше) – Казанда.

15 июльгә Татарстанда коронавирусның 5093 очрагы теркәлгән. Барысы 3948 кеше савыккан, шул исәптән 32 кеше узган тәүлектә чирдән арынган.


Нет комментариев