Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тагын 38 кеше коронавирус йоктырган

15 октябрьгә республикада COVID-19ның 38 яңа очрагы теркәлгән.

Өч кеше авыруны читтән ияртеп кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Сигез авыру хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана. Авыручыларның күпчелеге (23 кеше) – Казанда. Күрше Нурлат районында коронавирусның ике очрагы, Аксубайда бер очрагы теркәлгән.

15 октябрьгә Татарстанда  COVID-19ның 7692 очрагы исәпкә алынган. Пандемия башланганнан бирле 6579 кеше авырудан савыккан, шул исәптән 95 пациент узган тәүлектә терелгән.

Район үзәк хастаханәсенең рәсми мәгълүматлары буенча, районда коронавирус белән чирләгән 21 кеше теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев