Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәтеш районында 10 яшьлек бала ачык коега төшеп һәлак булган

Әлки районы башкарма комитет җитәкчесе саклык чаралары күрергә чакыра

Тәтеш районында 10 яшьлек бала ачык коега төшеп һәлак булган. Татарстан тикшерүчеләре җинаять эше кузгаткан. Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү эше барышы турында хисап бирергә күрсәтмә биргән. Күрсәтмә үтәлеше идарәчелекнен үзәк аппараты контроленә куелган.
Республика тикшерү комитеты пресс- хезмәте биргән мәгълүматларга карганда, баланын һәлак булуы турыдагы хәбәрне “Вконтакте” челтәренә Татарстан кешесе куйган. 
РТ прокурорынын мәгълүмат чаралары белән эш итүче өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенә караганда, әлеге фаҗига эшләми торган сәнәгать предприятиесенен чистарту корылмалары янында 22 февральдә булган. 
“Беренчел фаразларга караганда, 10 яшьлек малай мәктәптән өйгә кайтканда, 2-3 метр тирәнлектәге сулы чокырга төшеп киткән һәм һәлак булган. Салкынлык йогынтысында һәлак булган мәетнен гәүдәсен шул ук төндә табып алганнар”, - дип анлатканнар прокуратурада. 
Әлки районы башкарма комитеты,  районнын гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе җитәкчесе Руслан Морадымов районыбызда мондый бәла килеп чыгуына юк куймаска кирәклеген ассызыклады. Ул кое хуҗаларына, коммуналь челтәрләр һәм Базарлы Матак авыл җирлеге комитеты хезмәткәрләренә моны игътибарга алып, алдан ук саклык чаралары күрергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев