Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кама китапханәсендә һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиевның Әлки районы тарихына багышланган китабын тәгъдим итү кичәсе узды

2019 ел тәмамланып килгәндә, Казанның “Яз” басмаханәсендә, һәвәскәр тарихчы Мансур Корбангали улы Ганиевның Әлки районы Абдул Салман авылының тулы тарихын эченә алган, авылдашларның хатирәләрен яңарткан, тарихи вакыйгаларны архив чыганакларына таянып яктырткан “Абдул Салман морзалары” китабы дөнья күрде.

Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе нигезләгән “ТАССР әлифбасы”проекты кысаларында уздырылучы, Татарстан районнарына багышланган чаралар циклының чираттагысы- республикабызның Әлки районына багышланды. 29 гыйнвар көнне Әлки төбәгенә багышланган кичәдә, аның олы хөрмәткә лаеклы улын-якташыбызны зурлауда районыбыздан, район китапханәсенең Милли әдәбият бүлеге мөдире Алсу Низамова, Ташбилге авылы китапханәсе мөдире Розалия Абдуллина, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Вайыс Даутов, авторның авылдашы Зөфәр Шәриповлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев