Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Түбән Әлки авыл җирлегендә халык җыеннары башкалардан сизелерлек ае­рылып торды

Беренчедән, бу авылга республика урман хуҗалыгы министры, райо­ныбыз кураторы Равил Ку­зюров килде.

 Икенчедән, әлеге җыен яңа сайланган җирлек башлыгы өчен бе­ренче отчет җыелышы бул­ды. Һәм, өченчедән дип әйтик, җыенда җирлекнең элеккеге башлыклары Риф­кать Ибраһимов белән Ман­сур Галиуллин да катнаш­ты. Аңлашыла ки, авыл хал­кы тормышына кагылган мәсьәләләргә алар бита­раф була алмадылар. Шуның өстенә Түбән һәм Югары Әлки авылларындагы җыеннар килүчеләрнең югары ак­тивлыгы, аларның күп бу­луы белән үзенчәлекле иде. Әледән-әле залда алкышлар да яңгырады.

Ә сораулар һәм проблемалар шак­тый җыелган икән. Мәсьәлән, Түбән Әлки авылында яшәүчеләрне көнкүреш калдыкларын җыя тор­ган контейнерларның кайда куе­лырга тиешлеге кызыксындыра. Җирлек җитәкчесе Рәис Хәлиуллин алга таба контейнерлар өчен мах­сус мәйданчыклар төзүне планлаш­тырулары хакында хәбәр итте.

Югары Әлкидә клуб мөдире Фәния Минһаҗева мәдәният учагын төзекләндергән, сәхнә өчен яңа пәрдәләр сатып ал­ган өчен рәхмәт әйтте, аның бу сүзләрен җыенда катнашучылар алкышка күмделәр. Моның белән алар да республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтле булула­рын җиткерделәр. Без шулай ук үзешчән артистларның моңарчы ирешкән уңышлары белән генә канәгатьләнмәгәннәрен белдек. Уз­ган елда, әйтик, клуб 217 мең сум күләмендә грант отып алган, бу ак­чага милли киемнәр тегәргә заказ биргәннәр.

Ә Түбән Әлкидә менә ничә ел инде җирлек советының киңәйтелгән утырышлары мәктәп бинасын­да үтә. Шул уңайдан авыл халкы үзләрен нык борчыган мәсьәләне кабат күтәрде. Ике йөз урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты бинасы төзүне узган ел планына керткән дә булганнар, әмма, ко­ронавирус пандемиясе аркасын­да, кирәкле финанс средстволары булмау сәбәпле, түбәнәлкилеләр авылларында мәдәниятны үстерү өчен барлык шартлар да туды­рылды дип мактана алмыйлар. Дөрес, әлеге объектның агымдагы елда программага кертелү өмете бар икән. Җыенда катнашучылар күңеленә өметне республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюков та салып куйды: ул әлеге мәсьәләне хәл итүдә үз тарафын­нан мөмкин булганның барысын да эшләячәгенә ышандырды.

Әлегә исә Түбән Әлки фельдшер- акушерлык пункты мөдире Ил­мир Шәмсетдинов киңәше белән җирлекнең һәр кешесе ковид-19 га каршы көрәшкә үзеннән өлеш кертергә тиеш. Бу авыруга кар­шы төп корал – вакциналау. Ул үз чыгышында авыллары буен­ча 21 кешенең онкология диагно­зы, 13 енең – психик бозылулар белән исәптә торуын әйтеп үтте, 112 федераль ташламачының 46 сы үз диагнозлары буенча бушлай дарулар алуын хәбәр итте. Әмма җыенда катнашучыларны күбрәк ни өчен участок терапевты Румия Шәйхетдинованы алыштырган­нар икән, дигән сорау борчый бу­лып чыкты. Үзәк авылда бу сорау­ны Гөлфинә Гарифуллина, ә Югары Әлкидә Рәмзия Әсәтова бир­де. Әлеге табибә адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, аның үз хезмәтен әйбәт белүен, һөнәри оста­лыгын, вазыйфаларына карата бик җаваплы мөнәсәбәтен, пациентла­рына аеруча игътибарлы булуын билгеләп үттеләр. Бу сорауларга Ба­зарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина җавап бирде. Ул Румия Шәйхетдинованың фтизиатр буларак әзерлек үтүен аңлатты, ә Түбән Әлки һәм Югары Әлки кергән участокка табиб Игорь Салминның хезмәт күрсәтүен хәбәр итте. Шулай да кешеләрнең сора­вын район хакимиятенең халык мөрәҗәгатьләре китабына язып куйдылар. Димәк, мәсьәләнең хәл ителеше катгый контроль астын­да булачак.

 

 

 Түбән Әлки авыл җирлегендә 417 хуҗалык бар, 1264 кеше яши. Хезмәт яшендәге кешеләр 776, биредә шулай ук 356 пенсионер, 22 тыл хезмәтчәне, ике Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә. 2020 елда 11 бала туган, 23 кеше бакыйлыкка күчкән. Шәхси хуҗалыкларда 423 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 251 е сыерлар. Ел дәвамында шәхси сектордан 756 тонна сөт җыелып аның өчен 12 миллион сум­нан артык акча түләнгән.

2020 елда Түбән Әлки урта мәктәбе биләмәләрендә футбол мәйданчыгы төзелгән, Югары Әлкидә модульле кибет булдырыл­ган, үзәк авылның Мәктәп урамы юлына ком салынган, көнкүреш калдыклары өчен өстәмә биш контейнер һәм эре чүп-чар өчен өч контейнер сатып алынган, җәмәгать урыннарын яктырту өчен өстәмә лампалар куелган.

2021 елда Югары Әлкинең Кырый урамы юлын рәткә китерергә, Урта Әлки һәм Татар Суксуы урамнарына өстәмә яктырткычлар куярга, контейнер мәйданчыклары төзергә, Түбән Әлкинең Мәктәп урамы юлына вак таш түшәргә планлаштыралар.

Җыеннарга нәтиҗә ясап, рай­он башлыгы Александр Никошин җирлектә балаларның бик аз туу­ын билгеләп үтте. Ә бит биредә за­манча яшәү өчен шәһәрнекеннән һич тә начар булмаган шартлар ту­дырылган.

Урман хуҗалыгы министры татар­ча чыгыш ясады, ул авыл халкына якташлар дип мөрәҗәгать итте. Бу аңлашыла да, чөнки ул Аксубай­да туып үскән, озак еллар күрше Нурлат районы белән җитәкчелек иткән. Министр авылда яшәгән һәм эшләгән, авыл хуҗалыгын үстерүгә үзенең хезмәте белән зур өлеш керткән, районның, республиканың куәтен, абруен ныгыткан һәркемгә рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев