Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки җирлегендә тантаналы төстә истәлек такталары урнаштырылды. ФОТО

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстан Республикасында хезмәт иткән, бу сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан, әмма гомерләре кыска булып, инде бакый дөньяга күчкән якташларыбыз истәлегенә алар яшәгән йортларга истәлек такталары куела.

  12 декабрь – Россия Конституциясе көнендә беренче шундый такталар Түбән Әлки җирлегендә тантаналы төстә урнаштырылды. 

 

Шулай итеп, Татар Суксуында яшәгән Илнур Яруллин, Түбән Әлкидән Альберт Хәмәтшин һәм Марсель Хәйруллин, Югары Әлкидә гомер кичергән Имаметдин Гыйләҗев өйләрендә мемориаль такталар барлыкка килде. Әфган җирендә дөрләгән ут эченнән исән-имин чыгып, туган якка әйләнеп кайта алган алар. Әмма сугыш бу егетләр өчен эзсез үтмәгән. Гаилә корып, балалар үстереп яшәгән, эшләп торган җирләреннән төрле сәбәпләр белән үлеп киткән алар. Кызганыч, илебез иминлеге хакына чит-ят җирләрдә мылтык тотып көрәшкән якташларыбызның гомер юлы бик кыска булган шул. Алардан калган ул-кызлары да инде үсеп җиткән, гаиләләренең тормышы бер эзгә төшеп дәвам итә. Гомер юлдашлары – хатыннары, ялгыз канатлы калсалар да, балаларны аякка бастыру өчен мөмкин булганның барын да эшлиләр. Тик егетләр үзләре генә юк шул...
Өч авылда үткән тантаналарда шунда яшәүчеләр, мәрхүмнәрнең дуслары, яшьтәшләре, мәктәп укучылары катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лия Мәрдегалләмова, Түбән Әлки җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев вакыйганың нинди зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп үттеләр.
–Бу хәтер такталары үлгәннәргә  түгел, безгә бик кирәк. Белегез, “әфганчы” авылдашларыгыз – сезнең геройлар, сезнең ватанпәрвәрләр алар. Онытмагыз үзләрен. Ә сез, укучылар, батыр якташларыгызны үзегезгә үрнәк итеп алыгыз,-диде Лия Мәрдегалләмова. 
Район мөхтәсибе урынбасары Радик хәзрәт Абдуллин мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Илфат Кыямов белән Эльмира Шиһапова мәгънәле сүзләр сөйләп, моңлы җыр башкарып, тантананы тагын да тәэсирлерәк итәргә тырыштылар.
Үзләренең хәрби бурычларын Әфганстанда үтәп кайткан, әмма гомерләре чикләнеп арабыздан бик иртә киткән якташларыбызның барысының да истәлеге шушы рәвешле мәңгеләштереләчәк. Димәк, башка авылларда да “әфганчылар” яшәгән өйләр стеналарына мемориал тамгалар урнаштырылачак. Хәтер сүнмәсен, батырлык онытылмасын өчен эшләнә бу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X