Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теплицалар бәйгесе дәвам итә

"Әлки хәбәрләре" сайтында укучыларыбыз өчен теплицалар конкурсы игълан иткән идек.

Әллә бакчачылар язгы мәшәкатькә баш-аяк чумды, әллә салкын май күңелләрен төшерде, конкурска фоторәсемнәр җибәрүчеләр бик аз. Ә бит быелгы майның көйсезлекләренә каршы теплица ярдәмендә каршы торсак кына. Райондашлар арасында теплицаларында редис, салат, укроп, яшел суган уңышын җыеп алып, бу яшелчәләрне икенче тапкыр чәчеп куючылар да, беренче кыярларыннан авыз итүчеләр дә бар. Сезнең тәҗрибә башкалар өчен дә файдалы бит. Артык тыйнаклык та урынсыз - кыскасы, теплицалар конкурсына фотолар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев