Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниле килеш ятим калып, без Әлки районында гаиләле булдык

Гаилә – кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Гаилә җылысы һәр балага кирәк. Ятим сабыйлар өчен ул бигрәк тә кадерле.

Биш яшемдә мин әти-әнием исән килеш ятим калдым. Энем Руслан һәм апам Гөлнур белән Азнакайдагы балалар йортында яши башладык. Ул чакта мин ни булганын бик аңлап та бетерми идем әле. Беренче вакытта әти белән әнине сагындым, өйгә кайтасым килде. Әмма приютта миңа ошый да иде. Анда күңелле, балалар бер-берсенә ярдәм итә, зур бер гаилә булып яшисең.

Балалар йортында дүрт ел яшәү дәверендә әйбәт дуслар таптым, аларның йөзләрен әле хәзер дә хәтерлим. Тәрбиячеләр безгә яхшы мөнәсәбәттә, ягымлы, игътибарлы булдылар. Кайчагында өйләренә кунакка да алып кайталар иде. Бәйрәмнәрдә “костюмлы абыйлар” килгәч ничек шатлануыбыз хәзер дә истә. Алар күп бүләкләр алып киләләр иде.

Мин икенче сыйныфны тәмамлаган җәйдә безнең янга яңа “әти” һәм “әни” килде. Түбән Әлки авылыннан Ринат һәм Сәрия Хәйретдиновлар иде ул. Алар өчебезне дә үз гаиләләренә алдылар. Район турында мин, билгеле, берни дә белми идем. Биредә бөтен нәрсә ят, чит тоелды. Беренче көннәрдә кырга чыгып озак-озак горизонтка карап торам, кире балалар йортына кайту турында уйлый идем. Андагы дусларымны, сыйныфташларымны, тәрбиячеләремне бик сагындым. Бигрәк тә Әминә апаны юксындым, ул миңа аерым игътибар бирә, дәресләр әзерләргә ярдәм итә иде.

Тәрбиягә алган әти-әниләребез безне күп нәрсәгә өйрәтте. Биредә мин үземне чын-чынлап гаилә баласы итеп тоя башладым. Яңа абыйларым Данир белән Рифатны, сеңелем Энҗене үз туганнарым итеп кабул иттем.

Әмма, кем әйтмешли, “бәхет озакка бармады”. 2010 елда безгә Хәйретдиновлар гаиләсеннән китәргә туры килде.

Ул чагында безне тәрбиягә берәмләп алырга теләүчеләр күп булды. Без тыңлаучан балалар идек, мәктәптә яхшы укыдык. Тик менә өчебезне берьюлы  үзләренә сыендырырга әзер гаиләләр юк иде.  Мөгаен, кабат балалар йортына китәргә дә туры килгән булыр иде. Әмма, бәхетебезгә, Яңа ел алдыннан без Түбән Әлки мәктәбе директоры Эльфира Гарифуллина гаиләсенә килеп урнаштык. Ул өч үксезне тәрбиягә алырга курыкмады. Ә бит безнең аркада аңа күп нәрсәдән баш тартырга туры килде. Эльфира Харисовна мәктәп директоры вазыйфасыннан китте, теләгән вакытында туганнарына кунакка яисә санаторийга дәваланырга бара алмады. Кая инде санаторий, кайчагында хәтта, табибларның үгетләвенә карамастан, хастаханәгә ятудан да баш тарта иде. “Сез бит минем Яңа ел бүләкләрем” – ул әле дә безгә яратып шулай әйтә.

Эльфира Харисовна безгә бик күп нәрсә бүләк итте: без өйле, гаиләле булдык, ярату, кайгырту тойдык, тормышның башка якларын күрдек. Гомеребездә беренче тапкыр Казан Кремлендә булдык, Бауман урамында йөрдек, аквапаркта коендык. Эльфира апа безне эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына аермаска өйрәтте. Без хәзер аш та пешерә беләбез, утын да яра алабыз.

Без аны “әни” дип атамыйбыз, ул үзе болай әйтүебезне теләмәде. “Сезнең инде “әни”ләрегез күп булды, ә ана ул бер генә булырга тиеш”,-диде. Әмма безнең өчен аңардан да әйбәтрәк һәм якынрак кеше юк. Аның олы йөрәгендә һәркайсыбызга – үз балалары өчен дә, безнең өчен дә урын табылды. Безне бәхетле итү өчен ул мөмкин булганны да, булмаганны да эшләде. Иркәли дә, кирәк чакта орыша да иде, әмма беркайчан үзебезне генә калдырмады.

Эльфира апа безне үстереп аякка бастырды. Укып машина йөртү таныклыгы алырга ярдәм итте. “Бу инде тулы бер профессия”,-дия иде. Ул безгә республиканың абруйлы вузларына укырга керергә булышты. Гөлнур хәзер – дипломлы белгеч. Мин дәүләт һәм муниципаль идарә менеджеры белеме алдым.

Хәзер инде минем үз гаиләм: хатыным Алия белән ике ул үстерәбез. Хәләлемнең әнисе Рәмзия апа да якын кешемә әйләнде. Олы улыбыз Радмир быел мәктәпкә китәчәк, ә кечесе Данилга бу көннәрдә бер яшь тула. Балаларымның фамилияләре төрле. Әмма бу миңа аларны бертөрле яратырга һәм тәрбияләргә комачауламый. Радмир инде йөзгә кадәр саный белә, иҗекләп укый. Аңа белем алырга, тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәнергә булыша алуыма сөенәм генә. Бер сүз белән әйткәндә, аның әтисе булу минем өчен бәхет. Чит-ят балалар булмый бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев