Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тормыш гел татлы булмады”,– ди Әлки районында яшәүче 90 яшьлек ветеран

 Татарстанның атказанган умартачысы Әнвәр ага Рәхмәтуллин көненә 80 грамм бал кулланырга киңәш итә. 

 

Әнвәр абый кечкенә, әмма бик матур, төзек, бөтен яктан урман белән уратып алынган Яңа Әнҗерә авылында ягъни, безнең районда атап йөртелгәнчә, поселокта яши.

Лия Мәрдегалләмова

 

Бүгенге хикәябезнең герое тумышы белән элек поселокка күрше булган, әмма хәзер инде юкка чыккан авыллар исемлегендәге Кордон авылыннан. Аның әти-әнисен – Казан байларын узган гасырның 20 нче елларында башкаладан ерактагы авылга сөргәннәр. Әтисе Мансур ага балачакта Габдулла Тукайның үзе белән уйнадым дип сөйли торган булган. Диндар әти-әнисе улларына Әнвәр, “нурлы, яктылык таратучы” мәгънәсендәге исем биргәннәр.

Уллары тугач ук гаилә Яңа Әнҗерәгә күчеп килә. Авылда ул чагында 150 ләп кеше яши. Халык кырда һәм колхоз умарталыгында эшли. Колхоз “Комсомол” дип атала. Мансур аганы, авылда иң белемле кеше буларак, счетовод итеп билгелиләр. Моннан тыш, авыл кешеләре аңа хат язуын яисә нинди дә булса исәп-хисап эшләре башкаруын сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә аннан соң, ир-атның сәләтле һәм бик төгәл булуын күреп, район җир белгече вазыйфасына тәкъдим итәләр.

Тавыш көчәйткечтән – зур кара тәлинкәдән – сугыш башлану турында игълан иткәндә Әнвәргә 10 яшь була. Зур булмаган авылдан  фронтка 45 ир китә, күбесенең үлем хәбәрләре килә.

–Без ач малайлар идек, Җиңү өчен көчебездән килгәннең барын да башкардык. Кырда әниләребез белән тигез эшләдек, терлек сакладык, авыл көтүен көттек, үзебез черегән бәрәңге, алабута, кычыткан ашадык. Фронтта тагын да авыррак булуын аңлый идек,–дип күңелендәген уртаклаша безнең ветеран.

Әмма үсмерләргә  башкарырга туры килгән иң авыр эш агач төпләү була. Урман уртасындагы авылда сөрү  җирләре җитми. Шуңа күрә һәр агачны башта бөтен яктан озаклап казыйлар, ә аннары тамырлары белән чыксын өчен арканнар белән тарталар. Авыл якын булганлыктан, ботак яндыру да катгый тыела.

–Авыр яраланып, хәрби хезмәткә яраксыз хәлгә килүе сәбәпле, колхозның элекке рәисе Гаяз Минһаҗев авылга әйләнеп кайтты. Бик кырыс, әмма гадел кеше. Ул беренче сугып алган ипине колхозчыларга таратты. Үзләре өчен түгел, ныгып җитмәгән оныклары өчен борчылучы картларның шатлыктан елаганнары хәтердә. Хәзер мин аңлыйм, ул вакытлар өчен бу хәтәр, әмма бик дөрес карар була, ябыккан, хәлсезләнгән үсмерләр һәм хатын-кызлар бит тулы көчкә эшли алмыйлар,–дип күз яшьләре белән, әледән-әле яшьләрен сөртә-сөртә сөйли Әнвәр абый. Әти-әнисе аңа үлгәнче авыр сугыш чорында авылны ачлыктан коткарып калган колхоз җитәкчесенең исемен истә тотарга васыять иткәннәр.

–Үземне белгәннән бирле авылда умарталык булды. Ә сугыш вакытында балны соңгы тамчысына кадәр фронтка җибәрергә дигән карар кабул ителде. Хуҗалыгында бер-ике оя умарталары булганнар балны колхозга китерәләр иде. Башкача мөмкинме соң?!–ди карт.

–1943 елда мәктәп үзенең зур булмаган умарталыгын сатарга карар кылды, чөнки бал кортларын карарга кеше калмады – барлык умартачы-белгечләрне фронтка алдылар, ә бу эшсөяр бөҗәкләр теләсә кемне тыңламыйлар. Менә шул чагында әнидән бал кортлары белән бер умарта оясы сатып алуын сорый башладым. Бүгенгедәй хәтерлим, әни бер оя умартаны кадерләп саклаган чулпысына –әтиемнең бүләгенә алыштырып алды,–дип уртаклаша Әнвәр ага.

Әнә шулай 12 яшендә үсмер бер умарта гаиләсенә ия була. Аннан соң 80 елга якын вакыт узган. Әмма Әнвәр ага бер генә көнгә дә үзенең бал кортларыннан аерылмаган. Хәер, шуны да әйтеп узарга кирәк, ул Төньяк Кавказда армиядә хезмәт итә, аннары әле Рязань шәһәрендә техникумда  умартачы белеме ала.

Безнең ветеран озак еллар “Мир” совхозының өлкән умартачысы була, хезмәтендә югары күрсәткечләр өчен берничә мәртәбә социалистик ярыш җиңүчесе булып таныла, ә 196... елда аңа “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.

–Яңа Әнҗерәдә барысы 46 кеше яши. Һәркем күз алдында. Поселок – зур бер гаилә ул, монда низаглар, каршылыклар юк. Поселокта 20 бала. Үзегез беләсез, яңа клуб, якташыбыз Ринас Шәфигуллин мәчет төзелешен башлады. Һәр хуҗалыкның үз умарталыгы бар. Ә безнең тынгысыз ветераныбыз, тыл хезмәтчәне Әнвәр Мансур улы авылның иң өлкәне генә түгел, ә иң хөрмәтле, абруйлы кешесе дә. Ул һәр җирдә үз кеше, авылдагы бер генә чара да аннан башка узмый. Аның фикеренә колак салалар, бал кортларын карау буенча киңәш сорыйлар, аны табында гел түргә утырталар, хөрмәтлиләр. Таякка таянып йөрсә дә, ул сайлау комиссиясе әгъзаларының урна белән килгәнен көтеп тормый, иң беренче булып сайлауга килә. Бик актив, шәфкатьле, ярдәмчел безнең ветераныбыз,–дип хәбәр итте Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина.

Әнвәр Рәхмәтуллин күптән түгел туган көнен билгеләп үткән, юбилярны котларга район хакимиятеннән килгәннәр, ә авылдашлары аның өчен бәйрәм мәҗлесе үткәргәннәр, имамны да чакырганнар. Ни кызганыч, хатыны чирләп үлгәннән соң (Әнвәр абый аны ике дистә елдан артык караган) бабай үзе генә калган. Аның балалары булмаган. Әмма безнең аксакал ялгыз түгел, сеңелесенең балалары һәм хатынының туганнары, шулай ук авылдашлары аның янына килеп йөриләр, йорт эшләрендә ярдәм итәләр.

Көн саен авылның старостасы Румия апа Гобәйдуллина тәмле ризыклар пешереп ветеран янына ашыга, ә каршыдагы күршесе Гөлнара Шәфигуллина көн аралаш  идәннәрен юып чыга. Авылдагы бала-чага да бабай янына керергә яраталар – аның һичшиксез бик тәмле бал белән сыйлыйсын беләләр. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Әнвәр бабай бит кечкенә генә умарталык тота. Ә аның балы тирә-якта иң тәмлесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев