Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышны әкияткә әйләндерсәң

Базарлы Матакның Дзержинский урамы тыкрыгындагы балалар мәйданчыгы – бу тирәдәге бала-чага өчен оҗмах. Әлеге мини-паркны ирле-хатынлы Галимовлар ясады. Ринат белән Роза – сокланырлык матур гаилә. Алар хакында газета укучыларга да сөйлисе килә.

Ринат һәм Роза өч ел элек бу тыкрыкта миләшләр утырттылар. Аларга су сибеп, чүбен утап карап үстерделәр. Икенче елны Ринат абый монда балалар өчен комлык ясарга булды. Оныклар үсә бит – аларны ни беләндер мавыктырырга, уйнатырга кирәк. Әмма алтын куллы тынгысыз ир моның белән генә дә тукталмады, балаларга таганнар да төзеп куярга булды. Аннары тигез матур такталардан паровоз барлыкка килде. Мәйданчыкның тирәләрен тотып та алды.

–Бөтенесен үзе ясады. Үзе сызымнарын сызды, кирәкле материалларны сатып алды. Аннары әзер җиһазларны төрле төсләргә буяп куйды, –ди Роза апа.

Хәзер монда көн саен 10-15 ләп бала рәхәтләнеп уйныйлар.

Бу гаилә гомумән матурлыкка мөкиббән. Һәм алар гүзәллекне, камиллекне үз куллары белән тудыралар. Өйләрендә искиткеч матур гөлләр, ә бакчаларында төрледән-төрле купшы чәчәкләр үстерәләр.

Шушы тирәдә яшәүче Замирә Гайфуллина балалар турында кайгыртканнары өчен күршеләренә рәхмәт әйтеп туя алмый:

–Безнең өй янында мондый иркен территория юк шул. Ә биредә балалар өчен чын әкият дөньясы. Кызларыбызның кич җиткәч тә өйгә кайтасылары килми. Монда аларга бик кызык, рәхәт,–ди ул.

Ринат белән Роза Галимовларның гаилә коруларына быел 38 ел тулды. Ә аларның танышып китү тарихы болай булган. Район газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшләүче Ташбилге кызы көзге яңгырлы бер көндә Ринаттан авылына кайтарып куюны сораган.

–Абзый, илтеп килегез әле, дим моңа. Ә абзый дигәнем миннән нибары бер яшькә генә зуррак икән,–дип сөйли Роза апа.

Шуннан егет белән кыз якыннан танышып, дуслашып китәләр. Ә дуслык тора-бара мәхәббәткә әверелә.

–Өйләнешкәч бер ел минем әти-әни белән Алпарда яшәдек. Әтием үлеп киткәч район үзәгенә күчендек. Әнине дә үзебездән калдырмадык,–дип искә ала ул вакытларны Ринат абый.

Роза апа 26 ел каенанасы белән яшәгән. Гайшәбикә апа бик зирәк хатын була. Ул тормышта авырлыкларны күп күргән, сугыш елы михнәтләрен дә татыган: окоп та казыган, Ярославльдә торф та чыгарган. Киленен беренче көннән үк үз кызыдай кабул иткән.

Гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Динар дәү әтисе үлгәннең 40 нчы көнендә туа. Аннан соң Илнар белән Динә  дөньяга аваз салалар.

Ринат һәрчак балаларны бик яратты, иркәләде,–дип уртаклаша Роза апа. – Ә инде оныклар өчен бөтенләй аһ итеп тора.

Беренче оныклары Диана тугач, Ринат абый балаларга уйнарга иркен урын булдыру хакында уйлана башлый. Ә хәзер инде Галимовларның оныклары бишәү. Кызлары кияүгә чыгып Тольяттида яши. Ә олы уллары гаиләсе белән күптән түгел башка чыкты. Роза белән Ринат биш ел ике килен белән яшәделәр. Безнең вакытта мондый хәлне тагын кая очратасың? Хәзер алар уллары Илнар гаиләсе белән бергә яшиләр. Киленнәре Айгөл бик канәгать:

–Әти белән әни беренче көннән миңа кызым дип дәштеләр. Мондый тату гаиләгә эләгүем белән мин бик бәхетле,–ди.

–Бәхетле озын гаилә тормышының әллә ни сере юк. Бер-береңә юл куя белергә, хуҗалыкта ярдәмләшеп яшәргә, эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлмәскә кирәк,–Ринат белән Роза әнә шулай дип саный.

Ә Галимовлар үрнәге бүтәннәрне дә рухландырган – күршедәге Октябрьнең 60 еллыгы урамында актив әти-әниләр балалар өчен мәйданчык ясарга карар кылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев