Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрле елларда 15 апрельдә Әлки хәбәрләре нәрсәләр язган

.

1966 ел

... Уҗым участогына килеп җитәрәк самолет җир өстенә 15-20 метрга кадәр якыная. Сигналчылар Гаян Гәрәевә һәм Сәйри Искәндәрова кулларындагы аклы-кызыллы флаглары белән өстәмә тукландыру үткәрелгән участокның чиген күрсәтеп торалар. Самолет “Актай” совхозы басуы өстендә кат-кат әйләнә һәм, бер тоннадан артык минераль ашламаны сибеп бетергәч, төяү урынына әйләнеп кайта. Тап-таза егетләр Абдул Фәсахов, Харис Хафизов, Имама Мизачев, Минһаҗ Шәйхетдинов һәм Рәхимҗан Шәмсеваров шаярыша-көлешә генә 5-10 минут вакытта самолет бункерын ашламаның яңа партиясе белән тутырып та куялар. Бу арада механик Георгий Тужилин һәм техник Иван Петрухин ягулык бакларына бензин салалар. Көчле мотор яңадан гөрелди, самолет уҗым участогына таба очып китә.

***

Җәй көне сөт тиз әчүчән. Җылы урында торганда күп продукциянең бозылып әрәм булуы мөмкин. Андый хәлне булдырмау өчен “Яшь көч” колхозында җәй буена җитәрлек боз запасы булдырылды. Аны кыш көне елгадан су суыртып, 20 метр озынлыктагы һәм 2 метр биеклектәге өем итеп катырдылар.

 

1973 ел

“Энергетик” совхозы савымчысы Мария Васяцкая беренче кварталда үз группасындагы һәр сыердан 778 әр килограмм сөт савып алды. Март аенда ул һәр терлектән 354 килограмм сөт савып, совхоз савымчылары арасында икенче урынга чыкты.

                                          ***

“Әлки” терлек симерү совхозы тракторчысы  Петр Ирдинкин кырларга ашлама чыгаручы отряд белән җитәкчелек итә. Т-40 тракторында эшләүче П.Ирдинкин ашлама чыгару буенча смена заданиесен гел арттырып үти.

 

1980 ел

Түбән Әлки авылы уртасындагы күперне элекке елларда да язгы ташкынның йомычка урынына юып киткәләгәне бер иде инде. Әмма соңгы елларда шактый зур чыгымнар тотылып, бозваткычлар белән ныгытылып төзелгән күпер язгы ташкыннардан бик күп зыян кичермичә кала иде. Былтыргы ташу исә ул күперне дә агызып китте. Нәкъ язгы чәчү алдыннан – ягулык, орлык һәм башка йөкләр ташу өчен юлның иң кирәк чагында. Дөрес, ашыгыч рәвештә олы юл өстендә вакытлыча күпер салынды. Ә аның янәшәсендә Зәй күпер төзүчеләре эшкә кершетеләр. Кыш буе төзелештә субай сугу машинасы гөпелдәве, бетон бутагычның эше тынмады. Әмма әле күпернең тиз генә өлгерәсенә беркемнең дә ышанычы камил түгел иде. “Быел яз тагын бүленеп калабыз икән”,–дигән уй күңелдә шом саклады. Һәм чыннан да 5 апрель көнне Ата суы былтыр салынган вакытлыча күперне 2-3 метр аста калдырып күмеп куйды. Иртән район үзәгенә, Чистай, Норлат ягына киткән барлык транспорт яр читендә терәлеп калдылар. Әмма тоткарлану берничә сәгатьтән узмады. Күпер төзүчеләр бу көнгә инде буй пролетларга бетон плитәләрне дә урнаштырып өлгергән иде. Һәм шатлыклы авазлар астында күпер аша хәрәкәт башланды.

 

1992 ел

Иске Чаллы авылы халкына янгын зур борчулар тудырды. Янгын торак йортныж сараеннан чыга. Ул хуҗалыкның өеннән башка барлык каралты-курасы кара күмергә әйләнә. Янгын теле күршеләргәүрмәли. Бер яктагы күршенең өе, икенчесенең абзары яна.

                                                 ***

Район үзәге уртасында машина әрҗәсеннән һинд чәе саттылар. Сәүдә итүчеләр 125 граммлы бер пачка чәйгә 49 сум 50 тиен сорыйлар. Бәясе кесәгә сугарлык булса да, хуш исле чәйнең тәмен сагынучылар бар икән, машина яныннан халык өзелмәде.

 

2006 ел

2203 елның июнендә “Кызыл Шәрык” агрофирмасының терлекчелек комплексы төзелешендә беренче казык кагылган иде, ә инде биш айдан соң ул продукция бирә башлады. Хәзер биредә 3200 сыер һәм тана асрала. Икенче савым цехы төзелә. Гадәти фермалар белән чагыштырырлык та түгел! Тирә-юньдә тирес өеме дә, чәчелеп-түгелеп ятучы азык та юк. Хәтта бәдрәфләрдә, гафу итегез, кайбер офисларда күрелми торган чисталык. Терлекләрнең хәленә, продуктлылыгына компьютерлар контрольлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев