Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрле елларда 27 майда җирле "Әлки хәбәрләре" газетасы нәрсәләр язган

Районда бу көнне

1969 ел

Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр генә калды. Быел районыбыз мәктәпләрендә барлыгы 10699 бала укыды. Шуларның 920 се тиздән сигезенче, ә 420 се унынчы класс өчен имтихан тапшырачаклар.

Алпар урта мәктәбен быел 35 кеше тәмамлый. Күптән түгел алар өчен соңгы звонок бирелде. Тантаналы линейкада мәктәп директоры Әүхәт Садриев чыгарылыш класслары укучыларын уку елы тәмамлану белән кайнар котлады. 1 класс укучысы Равил Гыйззәтов үз классташларының мәктәпне тәмамлаучыларга тәбрикләү хатын укыды. 10 класс укучысы Нурания Хәбибуллина комсомолларга һәм пионерларга мәктәпне тәмамлаучыларның наказ хатын игълан итте һәм аны Ленин бүлмәсендә саклау өчен мәктәп комсомол оешмасы секретаре Гөлфия Илаловага тапшырды.

 

1975 ел

“Правда” совхозының Югары Колчурино бүлекчәсендә яшелчә бакчалары ерактан күренеп тора. Без килгәндә Анна Исаева, Нина Петрова, Зоя Максимова, кулларына шланг алып, яшелчә түтәлләренә су сиптереп йөриләр иде. Ә су бакчадан ерак түгел: чылтырап инеш ага...

Шул арада  яшелчәчеләр бригадиры Василий Питеркин килеп чыкты.

–Эш әйбәт бара. Без кыштан ук бу эшләрнең хәстәрен күреп куйган идек инде. Җитәрлек күләмдә кыяр, помидор, кабак, кавын, карбыз, кәбестә, редиска орлыклары хәзерләдек. Аларны тишелү кондициясенә җиткердек,–дип сөйли Василий Кузьмич.

Михаил Зиньков помидор үсентеләре утыртып йөри.

–Помидор кебек үк теләсә нинди яшелчә суны ярата. Органик һәм минераль ашламаларны да җитәрлек кертергә кирәк,–ди ул.

–Тагын 20-25 көннән безнең хезмәт җимешләрен – кыярын, кәбестәсен, помидорын балалар бакчаларына, больницаларга, магазиннарга озата башлаячакбыз,–диде безгә яшелчәчеләр.

 

1986 ел

Оясында ни күрсә, очканда да шуны эшләр, ди халык. Бу әйтемне гүя Карамалы авылында яшәүче Кадыйр ага белән Зәмзәмия апа Кәлимуллиннар турында чыгарганнар. Әлеге үрнәк гаиләдә биш бала тәрбияләнеп үсә. Шунысы куанычлы: бүген аларның биш баласы да үз районыбызда яшиләр һәм хезмәт итәләр. Шуларның иң кечесе – Илнур Кәлимуллин узган ел яшь комбайнчылар арасында барган социалистик ярышта призлы урыннарның берсен яулады. Әлеге фидакарь хезмәте өчен Илнур ВЛКСМ Татарстан өлкә комитеты Почет грамотасы белән бүләкләнде, “Унберенче бишьеллыкның яшь гвардиячесе” значогына лаек булды һәм 27 нче съездга район комсомоллары исеменнән рапортка кул кую бәхетенә иреште. Ул вакытта Илнур Кадыйрович комбайнда эшләү белән бергә бүлекчә агрономы вазыйфасын да башкара иде. 1985 елның көзеннән Илнур “Кызыл Байрак” совхозының Карамалы бүлекчәсе управляющие.

 

1994 ел

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике малай, ике кыз дөньяга килде.

                                   ***

Узган шимбәдә район үзәгендә һәм якын-тирә авылларда Таҗикстаннан кайткан качкыннар пәйда булды. Озын буйлы, киң җилкәле, кара тутлы ир-атлар, бөдрә чәчле чибәр хатыннар балалары белән өй борынча йөреп хәер (ашамлык, кием-салым, акча) сораштылар. Качкыннар район үзәгеннән ерак түгел палаткаларда урнаштылар.

                                   ***

Район үзәгендә быел ике көтү йөри. Аларда сыерларның гомуми саны 1600 баштан артып китә.

 

2005 ел

Гадәттә печәнгә хуҗалыклар Сабантуй бәйрәменнән соң төшәләр иде. Ә быел менә ике-өч көн элек үк “Кызыл Шәрык-Әлки” чапкычлары күпьеллык үлән басуларын теземнәргә сала башлады. Әлеге эшкә “Карга” отряды бик оешкан төстә кереште. Яңа Баллыкүл авылыннан ерак булмаган 90 гектарлы люцерна кырында берьюлы өч чапкыч агрегаты эшли. Аграмаковка авылыннан килеп эшләүче Александр Семенов кичә әбәттән соң бу кырга төшкән булган һәм кичкә чаклы 45 гектар печән басуын теземнәргә егарга өлгергән. Басуның икенче башында Әхәт Мөбәрәкҗанов (Яңа Баллыкүлдән) һәм Хөҗҗәт Шиһапов (Базарлы Матактан) “МТЗ-82” тракторларына Германиядә җитештерелгән чапкычлар тагып эшлиләр.

–Печән инде тездән. Иң әйбәт чагы. Соңламый җыеп алсаң, шәп азык була инде бу,–диешә механизаторлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев