Түбән Әлки авылы мәктәбе 500 мең сумлык грант отты
Түбән Әлки авылы мәктәбе узган елның көзендә 500 мең сумлык грант отты.
– Мәктәбебездә “Мәктәптә – театр” программасы кысаларында ике түгәрәк эшләп килә. Башлангыч сыйныфлар өчен каралган төркемгә 15 бала йөри, алар белән Гүзәлия Гобәйдуллина шөгыльләнә. 8-11 сыйныф укучылары белән Наилә Мингалимова эшли. Балаларыбыз да, әниләребез дә остазларының эшләре белән бик канәгать: балалар түгәрәккә теләп йөриләр. Сәхнәләштерелгән күренешләрне без мәктәп, район семинарларында куябыз, – диде Түбән Әлки мәктәбе директоры Венера Гайнетдинова.
Грант акчасына мәктәп түгәрәгенә милли костюмнар (татар, рус, чуаш халкы), бүлмәгә җиһазлар, принтер, музыкаль колонка сатып алганнар. Актлар залына затлы пәрдә һәм челтәрләр тектергәннәр. “Биредә хәзер төрле чаралар үткәрү дә күңелле”, – ди җитәкче.
Түбән Әлки мәктәбендә “Сәяр” дип исемләнгән бәйге үтәчәк. Бу чарада катнашу өчен, бүгенге көндә районның барлык мәктәп укучылары да сәхнәләштерелгән күренеш әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев